Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дини карашлары сәбәпле сугыштан баш тарткан егетне колониягә җибәргәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Магаданнан 28 яшьлек егетне мобилизация вакытында фәрманны үтәмәүдә гаепле дип тапканнар һәм ике ел ун айга хөкем иткәннәр.

Владивосток гарнизон мәхкәмәсе Магаданнан мобилизацияләнгән һава диспетчерын – 28 яшьлек егетне Украинада сугышудан баш тартуы өчен ике ел ун айга колониягә хөкем иткән. Ул дини карашлары сәбәпле кулына корал алудан баш тарткан булган. Бу хакта "Военные адвокаты" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Хәрбинең тулы исеме күрсәтелми. Аны мобилизация вакытында фәрманны үтәмәүдә гаепле дип тапканнар диелә. Ул мәхкәмәдә дин кулыма корал алырга һәм аны башка кешеләргә каршы кулланырга рөхсәт итми, дип белдергән. Ул үзен альтернатив сивил хезмәткә күчерүне сораган, әмма мәхкәмә "мондый мөмкинлек канунда каралмаган" дип, моннан баш тарткан, диелә.

  • 2023 елның апрель ахырына Русия хәрби мәхкәмәләренә сугышудан баш тартучыларга каршы ачылган 1064 эш кергән. Алар үз белдекләре белән хезмәт иткән урыннарын калдырган, фәрман үтәүдән баш тарткан яки дезертирлык кылган. "Медиазона" мәгълүматынча, мондый җинаять эшләре аеруча 2023 елның март аенда нык арткан. Ул чакта Русия гарнизон мәхкәмәләренә якынча 400ләп эш җибәрелгән.
  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG