Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар — төрки дөньяның бер өлеше". Казакъстанда татар рәссамының күргәзмәсе ачылды


Руслан Ибраһимов күргәзмә ачылышында, Кызылъяр, 27 июнь 2023
Руслан Ибраһимов күргәзмә ачылышында, Кызылъяр, 27 июнь 2023

Казакъстанның Кызылъяр шәһәрендә татар рәссамы Руслан Ибраһимовның язучы Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган уклар" романына нигезләнеп ясалган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмә ил буйлап күчеп йөрер дип көтелә. 

Казан рәссамы Руслан Ибраһимов бер елга якын Казакъстанда яши. Шушы атна башында Казакъстаннаың Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә аның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул "Күчмә күргәзмә" дип атала һәм бу проект белән ул Казакъстанны урап чыгарга тели. Һәр шәһәргә барып, шул төбәккә бәйле рәсемнәр ясап, алар арасында табигать күренешләре дә, кешеләрнең портретлары да, тарихи вакыйгалар да булачак ди ул, төрки дәүләтнең кодрәтен, киңлеген күрсәтергә тели. Без аның белән күргәзмә идеясе, казакъларның татар рәссамын ничек кабул итүләре, рәсем сәнгатенең үсеше кайсы җирдә ныграк сизелүе һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

— Руслан әфәнде, "Күчмә күргәзмә"нең мәгънәсе нидә? Казакъстанның төрле шәһәрләрендә йөреп, андагы күренешләрне ясау һәм күргәзмә оештыру, дөресме?

— Хәзер аңлатам. Шулай килеп чыкты, язмыш миңа төрки дәүләттә - Казакъстанда яшәп карарга мөмкинлек бирде. Чынында бу - күптәнге хыялым, әмма гел ничектер кичектерелде, онытылып торды, йә тормыш мәшәкатьләре белән күмелеп калдым, йә акча җитмәде, йә кыюлык дигәндәй.. Әмма дөньяда барган хәлләр мине ул хыялга үзе этеп кертте.

Төрки дөнья белән кызыксынуым татар язучысы Нурихан Фәттахның "Сызгара торган уклар" романын укып чыккач нык артты. Укыдым һәм хисләнеп бер рәсем ясап аттым. Ошады, зуррак эшләр майтарып карау теләге булды, әмма бу да ничектер онытылып торды димме соң. Татарларда төркилек, күчмә тормышның иркенлеге, матурлыгы ничектер сизелми, югалган кебек тоела миңа. Дала, киңлек, атларда чаптыру ул башкача фикерләргә, дөньяны кабул итәргә этәрә.

Руслан Ибраһимов эше
Руслан Ибраһимов эше

Менә шуны үзебездә казып чыгарасым килде, татарлар төрки дөньяның кайсы җирендә, нинди дәрәҗәдә тора - шуны аңлыйсы килде. Татарлар утрак тормыш белән гасырлар буена яшәп дала яугирләре булуын оныттымы, юкмы, үземдә шул гайрәтнең барлыгын аңлау теләк күңелне кимерде. Бу гайрәтлек, дәртлелек Казакъстанда һәм башка төрки дәүләтләрдә калгандыр дигән уй, үземдә шул азатлык, иреклек хисен тою теләге бу дәүләттә яшәп калырга, иҗат итәргә дигән карар кылырга этәрде. Казакълар кем ул, ничек яшиләр, нәрсәгә омтыла - эчтән беләсем, танышасым килде. Гаҗәп, әмма без никадәр якын булуыбызга гаҗәпләндем.

Әйткәнемчә, 5 ел элек "Сызгыра торган уклар" романына бер рәсем ясадым һәм шул романны укыганнан соң кичергән хисләр Казакъстанда янә пумала алырга этәрде, шул темага рәсемнәр ясый башладым. Ярты ел эчендә китапка башта 10 иллюстрация ясалды. Иллюстрация дигәндә ул графика, монохром рәсемнәр. Мин аларны камилләштердем, заманчалаштырдым, аларны төсле итеп тә ясадым. Алар - тукымадагы рәсемнәр. Төркиләрнең тормышы җете төсле итеп кабул ителде минем тарафтан. Ахыр чиктә 16 картина тупланды, аларны башкаларга да күрсәтергә теләк туды. Һәр рәссам күргәзмә хакында хыяллана, мин дә шул исәптән. Казакъстанның төрле шәһәрләрендә татар үзәкләре бар, шалтыратып чыктым, үз теләгемне җиткердем, чөнки үземә генә бу эшне ерып чыгу авыррак булыр иде. Менә беренче булып Кызылъярдагы татарлар идеямне күтәреп алды. 27 июньдә "Күчмә күргәзмә"нең ачылышы булды. Рәсемнәремне кем тели, килеп карый ала, күргәзмә бер ай дәвам итәчәк.

Руслан Ибраһимов эше
Руслан Ибраһимов эше

— Бу казакъларны татарлар белән таныштыру да булып чыга түгелме? Төрки дөньяның Казакъстан белән генә чикләнмәвен күрсәтүме, менә татарлар да бар дигәнне җиткерүме?

— Күргәзмәнең ике өлеше, ике максаты бар. Беренчесе - ул татар классик язучысы Нурихан Фәттахның романы нигезендә ясалган рәсемнәр. Мин шуны кешеләргә күрсәтәсем килде. Менә бездә шундый язучылар бар, аларның шундый әсәрләре бар һәм ул татарлар, төркиләр турында, аларның көчле дәүләтләре булганын җиткерәсем килде. Рәсемнәремдә - татарлар, аларның борынгы яшәеше. Зур төрки дөньяның бер өлеше, безне уртак тарих берләштерә дигәнне аңлатырга теләдем. Казакъларга бу кызык дип саныйм.

Күргәзмәнең икенче өлеше - ул Казакъстан темасы. Юлда барганда эксизлар туа, алар рәсем буларак үсеп чыга. Мин Казакъстанны аркылыга-буйга узасым килә, авылларын, далаларын күрәсем килә, аларның аерым күренешләрен отып калып, рәсем итеп тудырасым, истә калдырып, башкаларга да күрсәтәсем килә. Бу - зур дәүләт, һәр төбәктә үз яшәеше, фәлсәфәсе, үзенчәлекләре. Һәр җирдә рәсемнәр ясарга исәп бар. Ягъни, күргәзмәгә килүчеләр бер яктан үз дәүләте белән яңадан таныша алачак, татар рәссамы аны ничек күрә, ниләр эләктереп алган, нәрсәгә игътибар итә - аларда кызыксыну уяныр дип саныйм.

Шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга күчкәндә рәсемнәр саны да артачак. Кызылъярны да тукымага истәлек итеп калдырачакмын. Бу күргәзмәнең бу төбәктән башлануы очраклы булды, әмма ахыр чиктә мин шат кына. Бу җирләр белән танышкач, аларның никадәр борынгы икәнен аңладым. Мәсәлән, археологик казылмаларга караганда, нәкъ Кызылъяр җирлегендә кешеләр кыргый атларны үзләренә ияләштерә башлаган. Атларны үлеп яратам, аларның рәсемен ясау - үзе бер ләззәт. Шуңа Кызылъярдагы "Күчмә күргәзмә"дән соң шушы темага рәсем ясаячакмын. Кешеләрнең атларны үзләренә ияләштерү күренешен тукымага күчерәсем килә. Төркиләрнең атлар белән дуслашуы ничек булган - фантазия өчен үзе бер киңлек!

Руслан Ибраһимов эше
Руслан Ибраһимов эше

— Ә киләсе күргәзмә кайда булачак, анда нинди темага рәсем ясалачак?

— Мин бит күчмә тормыш алып баручы рәссам! Юл кайда төшәр, киләсе шәһәр нинди булачак - әле төгәл билгеле түгел, берничәсе белән сөйләшү бара. Нинди рәсем ясалуы да билгесез, әмма яңа шәһәрдәге "Күчмә күргәзмә"дә инде Кызылъярга бәйле рәсем булачак, аннары ул шулай дәвам итәчәк. Һәр шәһәр, җирлектән минем күргәзмәдәге рәсемнәр саны артып кына барачак.

— Ә аларны сатып алырга мөмкинме? Мәсәлән, Кызылъярда андый тәкъдимнәр булдымы?

— Әлегә булмады Кызылъярда. Күргәзмә эшли башлады гына бит. Сатып алам диючеләр булса, рәхим итсеннәр! Монохром график рәсемнәр сатылмый, чөнки мин "Сызгыра торган уклар" романы яңадан нәшер ителер дип өметләнәм, минем рәсемнәр белән чыгуын телим. 2023 елда Нурихан Фәттах тууына 95 ел билгеләнеп узачак. Һәрхәлдә чаралар булыр дип ышанам. Бу датага яңа китап татарларга дә, башкаларга да матур бер бүләк булыр иде.

— Ә рәсемнәр ничә сум тора?

—Бәяләр рәсемнең зурлыгына бәйле, мәсәлән, 120х60 см зурлыктагы рәсем 100 мең сум, ә кечерәк зурлыкта, мәсәлән, 80x60 см зурлыктагысы - 75 мең сум тора.

Руслан Ибраһимов эше
Руслан Ибраһимов эше

— Кызылъярдагы күргәзмәдә Сезнең рәсемнәргә карата нинди фикерләр әйтелде? Шаккатыра алдыгызмы?

— Күргәзмә ачылышына төрле кешеләр килде, казакълар да, татарлар да, урыслар да бар иде. Килүчеләрнең күпчелеге - рәсем сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, төрле уку йортларында белем алучылар. Сөйләдем, күрсәттем, аңлаттым. "Сызгыра торган уклар" романның сюжетын да сөйләдем. Шаккаттылар, аны кино кебек карау шәп булыр иде диделәр, мин дә шулай дип саныйм. Ул кино буларак каралачак, төрки дөнья өчен аеруча кызык булыр иде. Кызылъярдагы рәсем училищесы укытучылары эшемне мактадылар. Аларга образлар ошады, уртаклык күп, диделәр.

— Казакъстанга килгәч, казакълар белән татарлар шулкадәр якын икәненә гаҗәпләндем дип әйттегез. Нәрсәсе белән? Нинди охшаш яклар һәм аерымалар булды?

— Беренчедән, тел охшаш, дин бер. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр нәкъ бездәге кебек. Өлкәннәргә ихтирам белән карыйлар. Әби, ана образы бик көчле. Әнидән фатыйха алу кебек күренеш бар. Нәкъ бездәге кебек. Нәселгә бәйлелек, туганлык көчле. Җир, табигатькә мөнәсәбәт татарларныкы кебек, ышанулар да шундый ук. Аларда мин - казакъ, минем телем - казакъ дип горурлану күзгә ташлана.

Казакъстандагы тормышны, кешеләрне күзәткәндә аларның бердәм булуы аеруча сокландыра. Казакъстандагы кешеләр чынында дүрт нәселгә бәйле, алар дүрт гаилә кебек. Барысы да туганнар. Кешеләр үзара танышканда да кайсы ырудан булуны сорый, шуңа аларда ничектер каршылык юк, бер йодрыкка тупланып яшиләр, хәрәкәт итәләр.

Руслан Ибраһимов эше
Руслан Ибраһимов эше

— Сез бер елга якын Казакъстанда яшисез. Андагы рәссамнар, сәнгатькәрләр белән аралашасыздыр. Рәсем мәктәбе нәрсәсе белән аерыла? Казакъларда һәм бездә нинди көчле яклар бар, җитешсезлекләр. Мәсәлән, рәсем мәктәбенең алымнары аерыламы?

— Аерыла. Ул нык күзгә ташлана. Русиядә, шул исәптән Татарстанда академизм көчле. Калыпка салу, дөрес итеп ясау таләп ителә. Казакъстанда декоратив сәнгать көчле. Алар төсләр, абстракционизм белән оста эшли. Аларда этник тема өстенлек итә һәм бу көнкүрештә дә нык сизелә. Ягъни этника югары сәнгать, кул җитмәслек бер тармак булып калмаган, ул кешеләрнең яшәешенә дә үтеп кергән. Академик рәсем сәнгатенә өйрәнер өчен алар Русиягә бара.

— Рәссамчылык белән яшәп буламы? Картиналар сатыламы? Бәяләр нинди? Татарстан һәм Казакъстанны чагыштырганда, рәсемнәрне кайда күбрәк алалар?

— Зарланмыйм. Яшим бит, гаиләмне дә тәэмин итәм. Әмма иркен яшим, акча бар нәрсәгә дә җитә дип әйтеп булмый. Бәяләр кайда да арта, яшәү кайда да авыр, әмма рәссамчылык - минем һөнәр, яшәү рәвешем. Рәсемнәр сатылса, рәссам яши ала, юк икән, очны очка бәйли.

— Рәссамнарга карата мөнәсәбәт нинди? Чагыштырып сөйли аласызмы?

— Менә бу хәл кызык. Казакъстандагы рәссамнар дәүләткә бераз үпкәле, игътибар, кызыксыну юк диләр. Рәссамнар үзләре нидер эшли, хәрәкәт итә, рәсемнәр ясый, сата. Сәнгать мәктәпләре бар, әмма алар хосусый оешмалар, дәүләт карамагындагылар юк диярлек, югары уку йортларында бу өлкәдә укытучылар җитми. Бер яктан дәүләт тыкшынмый икән, монда бер бәрәкәт бар. Рәссамнар идарә ителми, пропаганда коралы кебек кулланылмый, авызлыкламыйлар. Иҗатчыларны без сезгә акча бирәбез, сез безгә буйсынырга тиеш дигән кысаларга кертмиләр. Тулы ирек. Рәссамнар ничек тели, шулай яши, иҗат итә. Бу да бәхет бит. Татарстандагы рәсем сәнгате хакимияткә ныграк бәйле. Бу начар да, яхшы да түгел. Әмма төрле грантлар бар, програмнар эшли, бәйгеләр оештырыла. Акча биреп, дәүләт катышмаса, иң яхшысы, әлбәттә, әмма андый хәлләрне әле ишеткәнем булмады.

Руслан Ибраһимов эш вакытында
Руслан Ибраһимов эш вакытында

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG