Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаагта Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерү үзәге ачылды


Бу үзәк Русия җитәкчеләре өчен махсус трибунал булдыру юлында беренче адым буларак карала.

3 июль Һаагта Русиянең Украинага каршы башлаган тулы күләмле сугышы барышында кылынган җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара офис ачылды. Бу үзәк Русия җитәкчеләре өчен махсус трибунал булдыру юлында беренче адым буларак карала.

Яңа структураның рәсми исеме — Агрессия җинаятьләрен тикшерү халыкара үзәге. Үзәк эшендә Украина, Европа Берлеге, АКШ, Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокурорлары катнаша. Алар махсус трибуналны эшләтеп җибәрү өчен дәлилләр җыю белән шөгыльләнәчәк дип көтелә.

Шул ук Һаагта урнашкан Халыкара җинаять мәхкәмәсенең киңрәк мәгънәдә агрессия җинаятьләрен тикшерү мандаты юк. Бу мәхкәмә конкретрак сугыш җинаятьләрен һәм Украинада кешелеккә каршы җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә, дип билгеләп үтә France-Presse агентлыгы.

Быел март аенда Халыкара җинаять мәхкәмәсе Украинаның басып алынган җирләреннән балаларны көчләп депортацияләү фактларына бәйле рәвештә Русия президенты Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Рәсми Мәскәү бу мәхкәмәне танымавын белдерә.

Рәсми Киев исә Русия гаскәрләре Украинаның Буча шәһәрендә кылган хәрби җинаятьләрен фаш иткәннән соң, бу җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара трибунал булдырырга чакырды. Русия саклану министрлыгы Бучада тыныч халыкны үтерүдә гаепләүләрне катгый рәвештә кире кага.

Бучадагы көч кулланулар турында мәгълүмат таратучыларга каршы Русиядә дистәләрчә җинаять һәм йөзләрчә административ эшләр ачылды. Күп кенә кеше озын мөддәтләргә хөкем ителде.

  • 2023 елның 17 мартында Һаагтагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
  • БМОның кеше хокуклары шурасы әзерләгән хисапта Русия Украинаның күп кенә төбәкләрендә күп кенә хәрби җинаятьләр һәм, бәлки, кешелеккә каршы җинаятьләр кылган дип әйтелә. Шул ук вакытта халыкара экспертлар украин хәрбиләрне тарафыннан кылынган аз санда хокук бозулар да теркәгән. Сүз украин хәрбиләре тарафыннан әсирләрне ату очраклары турында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG