Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләрнең биш проценты гына "йөзләре ярдәмендә" акча түләргә әзер


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда яшәүчеләр үз банк хисаплары имин булуына ышанмый, шулай ук биометрик мәгълүматларын да бирергә теләми. Сораштыруда катнашучылар касса янында елмайсаң, башка кеше сатып алган әйберләр өчен түләп кую куркынычы бар дип сагая.

Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге әйбер сатып алганда биометрик систем ярдәмендә түләргә әзер түгел, бу хакта хатын-кызларга караганда ирләр бигрәк тә ешрак әйтә. Бу хакта эш игъланнары эзли торган SuperJob сервисына таянып, "Реальное время" яза.

Сервис уздырган сораштырудан күренгәнчә, Казанда яшәүчеләрнең биш проценты гына "йөзе ярдәмендә" түләргә риза, ә 10 кешенең сигезе (84 проценты) әлегә моңа әзер түгел.

Сәбәпләргә килгәндә, Казанда яшәүчеләр үз банк хисаплары имин булуына ышанмый, шулай ук биометрик мәгълүматларын да бирергә теләми. Сораштыруда катнашучылар касса янында елмайсаң, башка кеше сатып алган әйберләр өчен түләп кую куркынычы бар дип сагая.

Банк картасы белән түләгәндә биометрияне куллануга каршы килүчеләр аеруча 35-44 яшьлекләр арасында күп диелә (сораштырылганнарның 80 проценты).

Биометрия тапшырган банк мөштәриләренә бу мәгълүматны Бердәм биометрик системга (ГИС ЕБС) күчерүләре турында хәбәр итә башлаганнар. Шул рәвешле дәүләт системы 75 миллион үрнәк алырга мөмкин диелә.

Күптән түгел кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча бер ел эчендә Татарстанда иң нык арткан – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.

  • Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.
  • Әйтик быел Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятлиләр. Моны "ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаттылар.
  • Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачагы хәбәр ителгән иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин "Без торак йортларда, социаль корылмаларда, паркларда видеокамералар куюны дәвам итәбез. Шулар аша ачыкланучы җинаятьләр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Без аны камилләштерергә һәм камераларны арттырырга уйлыйбыз", - диде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG