Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдән Украинадагы сугышка мобилизацияләнеп, ялга кайткан ирләр белән очрашкан, дип яза "Бизнес Online".
Басма мобилизацияләнүчеләр, аларның аналары һәм хатыннары белән сөйләшкән. "Найк" кушаматлы хәрбинең хатыны сөйләвенчә, хәрбиләргә түләнә торган акчаларның шактый өлеше "сугыш кырында кала".
"Бөтен акчасын диярлек тегендә тота: ашарга, киемгә, мунчада юынып чыгарга", дип сөйләгән ул. Хәрбиләр дә, якыннары да елга ике комплект кием бирелә, әмма кыр шартларында алар тиз туза, дип сөйләгән. Шул рәвешле, мобилизацияләнгәннәр сугыш кырында эшләгән акчаларына киемне үзләре сатып алуын әйткән.
"Штык" кушаматлы сугышчы исә яраланган өчен Путин вәгъдә иткән 3 миллион сумны ала алмавын әйткән.
Июнь башында Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин мобилизациягә эләгеп, Украинадагы сугышта булып кайткан ирләр белән очрашкан иде. Алар район башлыгына һуманитар йөкләрне ала алмыйбыз дип зарланды.
Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Украинага каршы сугышучыларны "кайгырту"ларын күрсәтергә теләп, соңгы вакытта алар белән очрашуларны еш уздыра. Республикалар җитәкчеләре Русия башлаган сугышны даими хуплап тора.
- Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш дәвамында Русия тарафы кылган күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
- Владимир Путин күрсәтмәсе белән башланган сугышта бүгенге көндә Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше үлгән. Бу Азатлык ачык чыганаклардан гына җыя алган мәгълүмат, чынлыкта үлүчеләр саны күпкә күбрәк, хакимият чын югалтулар санын яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум