Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышның 500 көне. Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 1331 кеше һәлак булган. Азатлык хисабы


Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганына бүген 500 көн булды. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта шушы 500 көндә Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Ике республикага кимендә 1331 кеше дигән сүз.

Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.

"Медиазона" белән ВВС журналистлары да Русиянең Украинага каршы сугышта югалтуларын туплап бара. Аларның хисабына күрә, Русиянең бу сугышта югалтулары 27 мең кешегә якынлашып килә. 30 июньгә кимендә 26 801 русияленең сугышта һәлак булуы рәсми билгеле. Чынлыкта югалтулар саны берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин, дип искәртелә.

Соңгы атналарда гына исемлеккә 1273 кеше өстәлгән, ә сугышта үлгән тоткыннар саны 5 меңнән артып киткән. "Мөгаен бер ай элек Бахмутта һәлак булган тоткыннарның җәсәдләрен туганнарына кайтару дәвам итәдер", диелә "Медиазона" хәбәрендә.

Хисап авторлары язуынча, иң күп табутлар Башкортстан, Бурятия, Ростов, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләренә кайта.

Башкортстан

Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфадан, аннан соң Белорет, Стәрлетамак, Учалы, Ишембай, Әбҗәлил һәм Салават районнары килә (2023 елның 8 июленә булган саннар):

  • Уфа — 62 кеше
  • Стәрлетамак районы — 47 кеше
  • Белорет районы — 45 кеше
  • Учалы районы — 34 кеше
  • Әбҗәлил районы — 22 кеше
  • Ишембай районы — 20 кеше
  • Салават шәһәре — 19 кеше
  • Иглин районы — 18 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 8 июль 2023
Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 8 июль 2023

Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казаннан, аннан соң Түбән Кама, Бөгелмә, Тәтеш, Кукмара, Мамадыш һәм Чүпрәле районнары килә (2023 елның 8 июленә булган саннар):

  • Чаллы — 68 кеше
  • Казан — 55 кеше
  • Түбән Кама районы — 28 кеше
  • Бөгелмә районы — 18 кеше
  • Тәтеш районы — 17 кеше
  • Кукмара районы — 16 кеше
  • Мамадыш районы — 14 кеше
  • Чүпрәле районы — 12 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 8 июль 2023
Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 8 июль 2023

Мобилизациягә эләгүчеләр

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләреннән кимендә 140 кеше — узган көздә мобилизациягә эләгеп китүчеләр булган.

Ихтыяри батальоннарга язылучылар

Узган ел җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелә башлады. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны арта. Әлегә кадәр теркәлгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоннан — 25 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоннан — 10 кеше

Башкортстан бу сугышка барлыгы 13 хәрби берәмлек туплады. Аларның тулы исемлеге монда китерелә.

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 34 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 1 кеше

"Вагнер" ширкәтенә ялланучылар

Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да бик зур. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан 200дән артык кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

Өстәмә мәгълүмат

Үлүчеләрнең яшенә килгәндә, безнең хисапка күрә, Татарстаннан 247 кеше (48%), ягъни яртысы диярлек, 25тән алып 35 яшькә кадәр булган. 150 кеше махсус урта яисә югары белемле булган. Путин башлаган сугыш аркасында Татарстанда кимендә 256 бала атасыз калган.

Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Белгечләр комментары

Сәясәт белгече Аббас Галләмов бу сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны күпкә зуррак дип саный. Хакимиятләрнең төп максаты — Украинадагы сугышында үлгән һәм яраланганнар санын яшерү, ди ул.

— Һәлак булучылар саны Азатлык теркәгән саннан күпкә зуррак, әлбәттә. Сугышның масштабын күзаллаганда да, меңнәрчә кешенең мәетен күргәндә дә, Русия буйлап үлүчеләр бихисап дигән нәтиҗә ясап була. Мәетләр санын Русиядәге төбәкләргә бүлеп карасаң, Башкортстан белән Татарстандагы һәлак булучыларның саны аз күренергә мөмкин. Ләкин һәлак булучыларны шәһәр һәм авылларга бүлеп карарга кирәк. Иң күп үлемнәр авыл кешеләре арасында. Беренче чиратта үлемгә авыл кешесен куалар, — ди сәясәт белгече. —Башкортстанда авыл кешеләренең саны тулаем Русия белән чагыштырганда күбрәк. Районнарга караганда, аеруча башкортлар күбрәк яшәгән районнарда үлемнәр күп. Әмма бу махсус эшләнми, аларга авыл кешесен сугышка җибәрү кулай.

Авыл кешесе дәшми, әйткәнне эшли, күндәм халык, үз хокукларын белми. Хакимият авыл кешесен каршы сүз әйтми торган хайван рәтенә кертә. Кеше сугышка китә, мәетен берничә айдан соң гына көчкә кайтаралар, авылдашлары "язмышы шул булгандыр" дип җирләп куя. Авыл кешесе сорау бирми, социаль челтәрләргә язмый, дәгъва белдерми, анализ ясамый. Өйрәнмәгән ул аңа. Ә хакимияткә шул гына кирәк, чөнки шәһәрдә яшәүчеләр белән авыррак, алар сорау бирә, каршы чыга, шау-шу куптара ала. Шуңа да авыл кешеләрен сугышка җибәрергә дигән максат бар. Авыл кешеләренең сәяси пассивлыгы ахыр чиктә аларга кыйммәткә төшә. Алар гомере белән түли.

Башкортстанга мәетләрнең күпләп кайтуы республика башлыгы Радий Хәбировның Мәскәү алдында тәлинкә тотып эш күрсәтүенә бәйле дип саный белгеч. Әгәр дә ул Мәскәүгә ярарга тырышып, әледән-әле яңа батальоннар оештырып җибәрмәсә, мобилизацияне артык тырышып оештырмаса, бәлки бу кадәр күп үлемнәр булмас иде, ди ул.

— Барлык губернаторлар тырыша, әмма Хәбиров аеруча зур тырышлык куя. Утка күбрәк кешене тыккан саен аның башлык кәнәфиен саклап калу мөмкинлеге арта, — ди ул.

Галләмов сугышка кеше туплауда Татарстан да калышмый, ди. Бу очракта Башкортстан начар, Татарстан әйбәтрәк дип утыру урынсыз. Татарстанда халык саны азрак икәнен исәпкә алырга кирәк ди ул. Әгәр һәлак булучылар саны бер республикада 800дән, ә икенчесендә 500дән арткан икән, алар арасында зур аерма юк. Татарстанда шәһәр кешеләре саны да күбрәк, ди белгеч.

— Ике республика да коточкыч югалтулар кичерә. Путин режимы башлаган сугышның 500 көнендә һәр ике республика өчен дә үлемнәр саны бик зур, — ди ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин 500 көндә 512 татарстанлының үлеме уйланырлык сәбәп, димәк һәр көн кимендә 1 кеше һәлак булган дигән сүз, ди.

— Азатлык ачыклаган саннарны гына алганда да 500 көн дәвамында Татарстанда көн саен кимендә 500 гаиләдә кимендә бер кеше җирләнгән булып чыга. Рәсмиләр чын саннарны яшерә, халыкның реакциясеннән курка. Кешеләр чынбарлыкны белсә, чәчләре үрә торыр иде. — ди Айсин. — Әле яраланып, аяксыз, кулсыз кайтучы яшь ирләр саналмый. Кул, башы исән булса да, психик чир белән кайтучыларны кем исәпкә ала? Беркем. Үлүчеләрнең балалары ятим, хатыннары тол кала. Аларның язмышлары китек. Күпме өйләнми калган, димәк тумаган балалар. Болар барысы да - Татарстан өчен коточкыч зур югалтулар.

Азатлык хисабына караганда, иң күп үлемнәр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә. Айсин фикеренчә, индустриаль, моношәһәрләрдә сугышка китү сәбәбе икътисади хәлләргә бәйле.

— Эш юк кечкенә шәһәрләрдә. Түбән хакка эшләүче ирләр сугышка китеп акча юнәтеп була дип алдана. Кечкенә шәһәрләрдә кешеләр заводларда эшли, андагы җитәкчелекнең басымы да көчле. Кешеләр хокуксыз, әйткәнне башкарырга күнеккән, шуның белән харап булалар, — ди ул.

Барлык мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә Азатлык исемлеге тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG