Казан шәһәренең хезмәт базарында тотрыксызлык күзәтелә. Быелның җәендә, ел башына караганда, сәнәгать өлкәсендә буш вакансияләр саны 49 процентка арткан. Шул ук вакытта төзелеш өлкәсендә эш урыннары 40 процентка кимегән. Бу хакта бүген Казанның мәшгульлек үзәге мөдире Тимур Муллин мэрия киңәшмәсендә белдерде.
Аның сүзләренчә, туризм, кунакханә һәм ресторан бизнесында вакансияләр саны 10 процентка үскән. Шулай ук транспорт һәм логистика өлкәсендә — 5 процентка, сәүдә өлкәсендә — 8 процентка эш урыннары арткан.
Казан мәшгульлек үзәге мәгълүматларына күрә, 1 июльгә Казанда 2 466 эшсез теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга кимрәк, дип белдерде рәсмиләр. Быелның ярты елында Казанда 5,4 мең кеше эш эзләгән, шуларның 3,8 меңе эшкә урнашкан.
Эшчеләр җитмәү сәбәпле, соңгы ярты елда 14-17 яшьлек балигъ булмаган яшүсмерләрне эшле иткәннәр. Рәсмиләр укучылар укудан буш вакытта эшли дип белдерә.
Рәсми саннарга караганда, 2023 елның биш аенда Татарстанда эшсезләр саны 6,3 мең кешене тәшкил итте. Буш вакансияләр саны 35 меңгә җитте. Мәшгульлек дәрәҗәсе 61,8 процентны тәшкил итте.
Татарстанда эшчеләр җитмәү проблемы Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кискенләште. Аеруча, узган ел мобилизациядән соң кадрлар кытлыгы сизелә башлады. Бу эшчеләрнең бер өлеше чит илгә качып китүенә, йә сугышка алынуына да бәйле. Белгечләр фикеренчә, санкцияләр шартларында Татарстан югары технологияле җитештерү оештыра алмый, шул сәбәпле эшчеләр миграциясе көчәячәк. 2022 елда республикада 68 мең эшчегә ихтыяҗ барлыкка килгән.
Моннан тыш, Украинадагы сугыш сәбәпле Татарстанда хәрби сәнәгать тармагына эш урыннары артты. 22 июньдә Русия президенты Владимир Путин карары белән Казан авиация заводына Русия дәүләт байлыгы фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп биреләчәге әйтелде. 2025 елга Казан заводы елына 10 Ту-214 очкычын чыгара башларга тиеш. Киләчәктә заводта өстәмә 2 мең яңа эшче кирәк булачак диелде.
Татарстанда халыкның табигый кимүе дә эшчеләргә ихтыяҗ тудыра.
Төзелеш өлкәсендә вакансияләр кимүе яңа йортларда фатир сатучылар саны кимүе белән бәйле була ала. Казан риелторлары сөйләвенчә, бүген кешеләр икенчел базардан торак алуга өстенлек бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум