Русия президенты Владимир Путин карары белән Казан авиация заводына Русия дәүләт байлыгы фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта 22 июньдә Русия премьер-министры Михаил Мишустин Казанга эш сәфәре вакытында белдерде. Хөкүмәт башлыгы Татарстанга завод эшчәнлеге белән танышырга килде.
Мишустин сүзләренчә, 2025 елга Казан заводы елына 10 Ту-214 очкычын чыгара башларга тиеш.
"Бу модельнең төп өстенлеге — ул тулысынча русия детальләре белән, шул исәптән ПС-90А русия моторы белән ясалачак", диде ул.
Очкыч 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча алачак.
2027 елдан исә Казан авиация заводы елына 20 Ту-214 очкычын җитештерә башлаячак.
Бу максаттан заводта эшне яңартырга җыеналар. Аерым алганда, 23 млрд сумга җитештерүне модернизацияләү каралган. "Туполев" ширкәтенең (Казан авиация заводы әлеге ширкәтнең филиалы санала) идарәче мөдире Вадим Королев сүзләренчә, заводта берничә яңа цех һәм логистика үзәге төзеләчәк. Киләчәктә модернизация програмының гомум күләме 83 млрд сумга җитәчәк диелә. Заводта өстәмә 2 мең яңа эшче кирәк булачак.
"2032 елга кадәр 150ләп очкычка расланган ихтыяҗ бар. 20 очкычка инде ныклы килешүләр төзелгән, 67 очкычка сатып алу нияте килешүе төзелде, тагын 61 очкычка потенциаль сатып алучыдан сорау бар", диде Королев.
Моңа кадәр Казанда җитештерелүче Ту-214нең кыскартылганрак һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясарга мөмкиннәр диелде.
- Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
- Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.
- Соңрак сугыш аркасында Казанда бу очкычларны җитештерү кичектереп торылачагы билгеле булды. MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик Казанда Ту-214не җитештереп чыгару - "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле", "хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", дигән иде. Әйтик, Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк, диелде.
- Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.
- С.П.Горубнов исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" җитиештерү җәмгыяте филиалы. Ул 1927 елдан эшли. 2009 елдан "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе"нә керә.
- 1999-2000 елларда заводта Ту-334 очкычы төзелгән иде. Беренче сынау очышы 1999 елның 8 февралендә булды. 2005 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән очкычны серияле җитештерү Казанда булырга тиеш иде. Моның өчен 100 мең доллар тирәсе акча кирәк булды. Татарстан үз бюджетыннан да финанс бүләргә әзер иде. Ләкин ул вакытта икътисади үсеш министры Герман Греф һәм сәнәгать министры Виктор Христенко катнашында Ту-334 җитештерүе Федераль максатчан програмга кертелмәде, акчалар тулысынча диярлек чит ил детальләреннән торган Sukhoi Superjet 100 очкычына бүленде. Бүген исә Sukhoi Superjet очкычына шул чит ил детальләре аркасында Русиядә сертификация алу кыенлашты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум