11 июль көнне Татарстан фәннәр академиясе президенты булып "Юл иминлеге" дәүләт оешмасы мөдире, техник фәннәр докторы, Татарстан президентының абыйсы Рифкать Миңнеханов сайланды. Ул тавыш бирүгә бердәнбер намзәт итеп тәкъдим ителгән иде.
Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, cайлау вакытында 110 академикның 109ы аны хуплап тавыш бирде. 1 бюллетень салынмый калган.
Рифкат Миңнеханов намзәтен академиянең хәзерге җитәкчесе Мәкъзүм Сәлахов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Миңнехановны президентлыкка әле 23 июньдә үк чыгарылган булган. 4 июльдә аның намзәтен президиум раслаган.
Рифкать Миңнеханов үз чыгышын татар телендә башлады. Экранда урысчага тәрҗемә чыгып торды. Соңрак ул үз сүзен урыс телендә дәвам итте.
Моңа кадәр академиянең хәзерге җитәкчесе 71 яшьлек Мәкъзүм Сәлаховның үз вазифасыннан китәчәге билгеле булды. Аның биш еллык икенче мөддәте 2024 елның җәендә генә бетәргә тиеш иде. Монда төрле сәбәпләр күрәләр, аерым алганда, Русия фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүе Татарстан фәннәр академиясенең җитешсезлеге дип саналды диелә.
23 июньдә Татарстан фәннәр академиясендә 18 академик һәм 13 мөхбир-әгъза сайладылар. Галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияттән яки аңа якын булган кешеләр керде.
Соңгы вакытта медиада академия президенты урынына Фәрит Мөхәммәтшин, Рифкать Миңнеханов һәм Айрат Ситдыйков сайланырга мөмкин диелде.
Рифкать Миңнеханов — полиция полковнигы, техник фәннәр докторы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы. Ул 1955 елның 1 июнендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.
1977 елда "инженер-электрик" белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык училищесын тәмамлаган. 1977-1982 елларда Германиядә хәрби хезмәт уза. 1982-1989 елларда Казан югары хәрби-инженерлек училищесында эшли.
1992-1997 елларда Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары башлыгы була. 2000 елда докторлык хезмәтен яклый.
1997-2016 елларда — Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы. 2016 елдан "Юл иминлеге" дәүләт оешмасы мөдире. 2020 елда Татарстанның дижитал үсеше берләшмәсе рәисе булып сайлана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум