Accessibility links

Башкортстанда нахакка 13 ел төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаков хакимиятләрдән 450 миллион сум таләп итә


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

«Бөтен тикшерү буе милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан көч куллану һәм түбәнсетүләргә дучар булдым. Кылмаган җинаятьне танырга мәҗбүр итеп, мине кыйнадылар да, ач та тоттылар” диелә аның мәхкәмәгә биргән гаризасында.

Башкортстанда яшәүче Фәтхулла Исхаков канунсыз 13 елга ирегеннән мәхрүм ителүе өчен 450 миллион сум таләп итә. Ул бу акчаларны Русия финанс министрлыгыннан түләттерүне сорап, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән, дип җиткерә "Коммерсантъ".

"Бөтен тикшерү буе милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан көч куллану һәм түбәнсетүләргә дучар булдым. Кылмаган җинаятьне танырга мәҗбүр итеп, мине кыйнадылар да, ач та тоттылар" диелә аның гаризасында.

Исхаковның яклаучысы Виталий Буркин "кешедән мыскыл иткән дәүләт барысын да капларга тиеш" дип саный.

"Фәтхулла Исхаков очрагында, гаеплеләргә җәза биреп булмаячак. Хәрәмләшүчеләр барысы да үлгән. Әмма Башкортстанның хәзерге хөкемдарлары һәм прокурорлары да бар бит әле. Соңгы 10 елда алар хөкем карарын кире карауга нык аяк чалды" ди ул.

  • Быел майда Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Узган ел Азатлык Фәтхулла Исхаковның язмышын һәм гаделлек өчен көрәшен язып чыккан иде. "Бөтен мәхкәмәләргә, партия оешмаларына, журналистларга яздым. Кызык итеп хәтта "Поле чудес" програмына, Леонид Якубовичка да яздым, миңа җавап бирмәде. Берсенең дә файдасы булмады", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG