АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты. Байден сүзләренчә, җәбер-золымга каршы көрәш Салкын сугыш белән генә тәмамланмады.
— Автократияләр үз көчләрен торгызуны дәвам итә. Иран, Беларус, Сүрия, Куба, Венесуэла, Никарагуа, Төньяк Кореядә, Кытайда һәм башка илләрдә бер канунның өстенлегенә, демократиягә һәм кеше хокукларына битарафлык күрәбез, диде ул.
Русияне АКШ президенты бер генә тапкыр, Мәскәүнең Киевка карата агрессиясе уңаеннан гына искә ала.
Узган елда мондый белдерүдә Байден шулай ук Русиянең Украинадагы гамәлләренә ишарә ясаган иде. "АКШ халкы Русияне җаваплылыкка тарту һәм аның кешелексезлеген, халыкара кануннарга хөрмәтсезлеген хөкем итү өчен глобаль җавапның башында тора", дип белдерде ул.
АКШ президентының еллык прокламациясендә бөтен дөньяда хокук яклаучылар һәм демократия тарафдаларына теләктәшлек тә белдерә.
— Кушма Штатлар ирек өчен көрәшүчеләргә ярдәм итүе белән горурлана. Без алда да бөтен дөньяда киләчәк өчен эшләүче демократик реформаторлар һәм хокук яклаучыларга теләктәшлек күрсәтәчәкбез, - диелгән Ак йорт документында.
Киләсе атнада татар активистлары Төркия һәм АКШта бу уңайдан пикетлар оештырырга җыена.
"Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла?
АКШ Конгрессының 1959 елда канунга әверелгән резолюциясе текстында Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Романия, Көнчыгыш Германия, Болгарстан, континенталь Кытай, Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һ.б. илләр санап кителгән.
Соңгы елларда Ак йорт эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыклар арасында кырымтатарларны, этник украиннар, уйгырларны һәм Кытайның Синҗан төбәгендә башка этник һәм дини азчылык халыкларны да атый. Татарлар һәм башкортлар соңгы елларда аерым аталмаса да, гомуми резолюция текстында Идел-Урал төбәге һаман бар.
Танылган галим, хәзерге вакытта АКШның Принстон шәһәрендә яшәүче Вил Мирзаянов элекке елларда бу чарада актив катнаша иде.
— "Әсир милләтләр атнасы" документында Русиядәге Идел-Урал төбәге халыкларның колониаль хәле турында да язылган, әмма бу хакта Америкада белүче, кызыксынучы юк диярлек. Идел-Урал төбәгендә халыкларның тарихы, аларның бүгенге хәле мәсьәләсен күтәрүче юк. Моңа кадәр дә булмады.
Мин АКШ президентларына татарларның хәле, аларның бәйсезлек өчен көрәше, татар теле мәсьәләсе турында кат-кат хатлар яздым. Нәтиҗәсе булмады. Мин ялгыз, артымда сәяси көч тә, финанслар да юк. Нәрсәгә ирештем? Бары тик "Новичок"ны химик корал буларак халыкара конвенция исемлегенә кертә алдым. Менә бу көрәш 28 ел дәвамында барды.
1996 елда Вашингтонда Ак йорт каршына беренче тапкыр пикетка чыктым. 1997 елда хатыным, улым, энем һәм тагын бер татар чыкты. Ул вакытта әсир халыклар атналыгы башланды. Президент Билл Клинтон һаман да бу турыда белдерүе белән чыкмады. Без кая ул белдерү дип сорап чыктык, чөнки ул бик мөһим, — дип сөйләгән иде элек Мирзаянов Азатлыкка.
Әсир милләтләр атналыгы
АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.
2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум