Төркиянең миграция идарәсе Истанбул шәһәрендә чит ил ватандашларына яшәү рөхсәте бирелми башлау хәбәрен кире какты. Дәүләт оешмасы Twitter-да махсус мөрәҗәгать чыгарды.
15 июльдә Milliyet газеты Истанбулның барлык 39 районында да чит ил ватандашлары өчен яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирелми башлады дип язып чыкты. Моңа кадәр мондый чикләү Истанбулның ун районына гына кагылды. Медиа язуынча, 1 млн 294 мең чит ил кешесе яши торган шәһәрдә аерым очракларда, ягъни тормышына куркыныч янаганда, сәламәтлеге сәбәпле, мәгариф һәм халыкара сәүдә өчен килгәндә генә яшәргә рөхсәт бирәләр. Шул ук вакытта бу белдерү рәсми чыганаклар белән расланмады.
Бүген Төркиянең миграция идарәсе әлегә хәбәргә үз аңлатмасын бирде.
"Истанбулда яшәү рөхсәте алу өчен барлык 39 район да ябык дигән хәбәр чынбарлыкка туры килми. Сүз беренче тапкыр яшәү рөхсәте бирелми торган ун район турында гына бара", диелә мөрәҗәгатьтә.
Миграция идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Төркиянең 63 районы һәм 1 169 мәхәлләсендә яшәү рөхсәте бирелми. Шул исәптән Истанбулның 54 мәхәлләсендә дә (бу мәхәлләләр ябык 10 район эченә керә) шундый чикләүләр бар. Төркиядә мәхәлләләр чит ил кешеләре халык саныннан 20 проценттан артып китсә ябыла.
Моңа кадәр Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган канунсыз төстә яшәүче мигрантлар белән көрәш көчәячәген белдергән иде. Быелның июнендә генә дә илдә 16 мең мигрант тоткарланган, шуларның җиде меңгә якыны илдән сөрелгән.
Узган ел ахырында Төркиянең миграция идарәсе Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга да фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады. Бу хакта рәсми белдерү булмаса да, 26 декабрьдән миграция хезмәте мөрәҗәгать итүчеләрне рәттән кире борды. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп һәм мобилизациядән качып китүчеләр кире үз илләренә сөрелергә мөмкин диелде. Азатлык яшәү рөхсәте ала алмаган татарлар һәм күчемсез милек өлкәсендәге белгечләр белән сөйләшкән иде. 2023 елда яшәү рөхсәтен нигездә фатир сатып алучыларга һәм яшәү рөхсәтен озайтучыларга бирәләр.
2022 елның август аеннан Төркиянең миграция идарәсе кырымтатарларга озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирә башлады. Рәсмиләр кырымтатарларны "төрки тамырлы ватандашлар" статусында кабул итә. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Грециядән этник төрекләргә генә бирелгән булган.
Ел башында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгать юллады. Хатта Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарларны төрки халык буларак тануны сорыйлар.
Быелның апрелендә татар активистлары Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы белән очрашуда Төркиядә яшәргә күченгән татарларның ватандашлык һәм озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте алуда проблемнарын җиткерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум