Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда шәхси балалар бакчасында кызамыкның биш очрагы ачыкланган, бакчаны вакытлыча япканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев "Вакциналау белән бәйле хәл катлаулы", дип белдергән. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев вакцина ясатмаучыларны тәнкыйтьләгән. Ул совет чорында кешеләргә прививкаларны мәҗбүри ясауларын искә алган.

Чаллыда шәхси балалар бакчасында кызамык йоктыруның биш очрагы ачыкланган. Мәхкәмә карары белән бакчаның эшчәнлеген туктатып торалар. Бу хакта бүген, 17 июльдә, эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

"Вакциналау белән бәйле хәл катлаулы. Күп кешеләр шәһәр читендәге йортларында, дачаларында яши, күпләр ялда, әмма без бу эшне эшләргә тиеш, балалар һәм өлкәннәр өчен дәваханәләрдә бу хакта беләләр. Әмма моннан катгый баш тартучылар да бар, алар белән эшләргә туры килә. Авыруны йоктырганнар белән элемтәдә булганнарны вакциналау проблемы бар, дигән Бариев.

Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев вакцина ясатмаучыларны тәнкыйтьләгән. Ул совет чорында кешеләргә аларны мәҗбүри ясауларын искә алган.

"Төрле бәяләмәләргә күрә Совет берлегенең сәламәтлек саклау системы иң яхшылардан булган, анда демократия булмаган. Дәүләт ватандашларының сәламәтлеген һәм гомерен саклаган. Ә бездә бүген сайлау мөмкинлеге бар һәм нәтиҗәсен дә күрәбез", дигән ул.

Мәһдиев бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, халыкка авыруның нәтиҗәләре турында күбрәк мәгълүмат бирергә кушкан.

  • Соңгы ярты елда Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге кебек йогышлы чирләр йоктыручылар саны артуы хәбәр ителгән иде. Июнь ахырында Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина 2023 елның алты аенда кызамык белән авыручылар саны 72 кешегә җиткән, шуларның 32се — балалар, дип белдерде. Чагыштыру өчен - узган ел республикада бу чирне бер кеше генә йоктырган булган.
  • Кызамык белән нигездә Таҗикстан, Кыргызстаннан килүчеләр һәм республикада вакцина ясатмаучылар авырган. Марина Патяшина кызамыкка каршы вакцина кадатырга чакырды. "Медицина хезмәткәрләре, мәгариф, транспорт, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, вахта белән китеп хезмәт итүчеләр куркыныч астында тора", диде ул.
  • Кызамык чире Башкортстанда да артты. Быелның март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелде.
  • Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында да бу авыру таралды. Чир таралуның төп сәбәбе — дин әһелләре балаларга вакцина ясатмаска киңәш итүе булырга мөмкин. Имамнар, янәсе, прививканы хәләл түгел дип халыкка аны кадатмаска кушкан, диелә. Авыл кешесе моны кире кага. Аның әйтүенчә, авыруны Мәскәүдән кайткан бала йоктырган булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG