Татарстанның Алексеевски районында православ зиратында 29 кабер ташын зарарлаганнар. Бу хакта район башлыгы Сергей Демидов үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
"Коточкыч вандаллык, бу гамәлне башкача атап булмый, шок уята. Безнең районда бөтен кеше бер-берсе белән дуслыкта, ихтирамлы яши", дип язган ул.
Аның әйтүенчә, республика президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын торгызу өчен кирәкле эшләрне башкарырга кушкан.
Тәртип саклау оешмалары гаеплеләрне ачыклау эшен башлаган, дип искәртә Демидов.
- 2021 елның декабрендә билгесез затлар Актаныш районындагы зиратта кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлады. Бу вакыйга зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.
- Былтыр 10 июньдә, Актанышта бер православ кешенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәчәген белдерде.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.
- 2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде. Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум