Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы хәрби полигонда шартлаулар дәвам итә


Русия аннексияләгән Кырымның көньягында полигонда чыккан янгын аркасында "Таврида" машина юлы ябылган. Бу хакта ярымутрауның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксёнов җиткерде. Ул янгынның сәбәпләрен дә, башка нечкәлекләрне дә атамады.

Безне эвакуацияләмиләр, киресенчә, безнең мәктәпкә авыллардан кешеләрне урнаштыралар

Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин, диде Аксёнов. Дүрт торак пунктны эвакуацияләү турында сүз бара. Аннексияләнгән Кырым хакимиятләре машиналар һәм автобуслар хәрәкәте схемасын да үзгәрткән. Тимер юл транспорты үзгәрешсез йөри.

Рәсми расланмаган белешмәләргә күрә, Эски Кырым шәһәре тирәсендәге кораллар саклана торган келәт яна һәм шартлый. Шартлаулар һәм янгын турында беренче булып "Крымский ветер" Telegram-каналы җиткерде. Канал өч видео чыгарды, аларның икесендә еракта зур янгын булуы һәм шартлаулардан зур "очкыннар" чыгуы яхшы күренә.

Ислям Терек (Кировское) бистәсендә яшәгән яшь кырымтатар Эльвида (исеме үзгәртелде) Азатлыкка "Без полигоннан 20 чакрым ераклыкта яшәсек тә тыныч түгелбез, куркыныч", дип сөйләде.

— Безне эвакуацияләмиләр, киресенчә, безнең мәктәпкә авыллардан кешеләрне урнаштыралар. Шартлаулар Эски Кырымда бик ишетелгән. Ул полигонда бик күп төрле корал сакланганын элек тә сөйли иделәр. Ислям Терек бистәсендә кырымтатарлар күп яши. Нәрсә булыр — белмим... — диде.

Шартлау дулкыны хәтта безнең якка да килеп җиткән, югыйсә капкам алай селкенмәс иде

Полигоннан 35 чакрым ераклыкта Ички (Советский) бистәсендә яшәгән Искәндер исә "Минем өч метр югарылыкта дүрт метр киңлектә тимердән ясалган абзар капкам бар. Ул нык селкенеп алды — чыгып карасам, тирә-якта бер кем юк, тыныч. Бернәрсә дә аңламадым, аннары карасам, полигонда шартлау булганын язып чыктылар. Димәк, шартлау дулкыны хәтта безнең якка да килеп җиткән, югыйсә капкам алай селкенмәс иде", диде.

Эски Кырымда яшәгән Энвер әфәнде полигон безгә якын, булса 2-3 чакрым, ди. "Бүген иртән шартлаулар башланды. Безне Агармыш тавы саклый, чөнки келәтләр — аның бер ягында, ә Эски Кырым — икенче ягында", диде.

— Без шартлаулардан бик зыян күрмәдек, ләкин анда зур зарядлар булган келәтләр бар. Алар шартлый башласа — куркыныч. Аның өчен полигон янында булган авылларны күчерәләр. Кринички авылында кырымтатарлар да яши. Авылдагы кешеләр бер көндә келәткә бер-берсе артыннан 40 хәрби машина кереп киткәнен сөйли. Күз алдына китерегез: күпме корал китерәләр ул келәтләргә! Эски Кырымнан хатыным шалтыратты: бүген иртән башланган шартлаулар төштән соң да дәвам итә. Хәрби келәтләр "Эски Кырым — Судак" юлында Кызылташ (Краснокаменка) авылында да бар. (1950нче елларда бу авылдан Эски Кырымга кадәр таулар аша атом коралын саклар өчен зур тоннель казылган иде — ред.) Мин үзем хәзер Күктүбәдә, яшелчә сатам — кеше юк, ял итүчеләр кача башлады, мин моны базардан күрәм.

Күз алдына китерегез: күпме корал китерәләр ул келәтләргә!

Кырымның рәсми сайтларында исә Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов янгын хакында хәбәр итте, ләкин хәрби келәтләр һәм шартлаулар хакында сүз булмады.

Төрле матбугат чаралары, Telegram-каналлар полигонга өч "прилёт" булганын язганнан соң, полигонда шартлаулар хакында рәсми сайтларда да хәбәрләр күренә башлады.

Кырымда яшәүче пенсионер Владимир, бу хәлгә зарланып, "Аксёнов халыкны гел рәсми чыганакларның биргән мәгълүматларына ышаныгыз дип чакырып тора, ә бу мәгълүматлар йә тулы булмый, йә чынбарлык яшерелә булып чыга. Әнә, күперне шартлатканда да "гадәттән тыш хәл" дип хәбәр иттеләр — күперне шартлатканнары да, аңа һөҗүм булганы да яшерелде", ди.

Кырым телеканалларында еш күрсәтелгән блогер Юрий Подоляка үзенең Telegram-каналында бүген төнлә Кырымда "безнең зур хәрби припаслар келәтендә "прилётлар" булды" дип язды.

— Шартлаулар әле дә дәвам итә, нәтиҗәдә ярымутрау хакимияте транспорт өчен куркыныч зонаны урап узу харитасын эшләгән. Югары армия түрәләренә карата сүгенүдән башка сүзем юк, — ди Подоляка.

Кырым парламенты башлыгы Владимир Константинов "Бу минутта барысы да контрольдә" диде. Янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен бер-ике көн кирәк булыр дип фаразлый ул.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров полигонда берничә сәгать дәвам иткән көчле шартлаулар турында Facebookтагы битендә язып чыкты.

— Русия тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән Кырымның Ислям-Терек (Киров) районында берничә сәгать дәвамында Русия варварлары белән җиһазландырылган зур хәрби келәттә — көчле шартлаулар. Авылдан халыкны эвакуациялиләр. Кринички, Шейх-Мамай (Айвазовское), Найман (Абрикосовка), Джума Эли (Приветное) авылларыннан барлыгы 2225ләп кеше чыгарыла, — ди ул.

Полигонга якын бу дүрт авылның кешеләрен Джума Эли һәм Карагозь (Первомайское) мәктәпләрендә урнаштыралар. Янгыннан зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

Кырымның оператив штабында Кефедагы (Феодосиядәге) маршрутлардан 15 автобус алынган һәм полигондагы гадәттән тыш хәл зонасына җибәрелгән, дип хәбәр иттеләр.

  • 17 июль көнне шартлаудан соң Кырым күперендә хәрәкәт туктатылган иде. Күпергә су өчте дроннары һөҗүм иткән дип фаразлана.
  • Һөҗүмдә Белгород өлкәсеннән ирле-хатынлы пар һәлак булды, аларның 14 яшьлек кызы яраланды. Дәүләт террорчылыкка каршы комитеты Кырым күперен шартлатуны террор акты дип атады. Җинаять эше ачылды.
  • Русия ашлык килешүеннән чыгуын белдерде һәм Одесса белән Николаев шәһәрләренә һөҗүм итте, шул исәптән сивил объектларны да зарарлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG