Кырым күперендә булган бүгенге һөҗүмнән соң Кырымнан чыгу юлында — Херсон өлкәсе ягында, Геническига таба — машиналарның чираты барлыкка килгән.
Йөк ташучы зүр фуралар һәм җиңел машиналардан торган чират биш чакрымга сузылган.
Юлның Запорожье өлкәсеннән уза торган өлешендә Мәскәү куйган хакимият комендант сагәтен бетергән.
Кырым күперендә шартлау аркасында унике поезд тоткарлана. Ә менә Керич бугазыннан йөк машиналарын ташыган паромнар гадәттәгечә йөри, дип сөйли җирле телеканаллар.
Күпергә һөҗүм ясалуына кырымнарның реакциясе төрле.
Иртән эшкә барган Виктор (исеме үзгәртелгән) күперне шартлатканнарын хатыным шалтыратып сөйләде, диде Азатлыка.
"Хатыным Сочидан командировкадан Кырымга кайтканда, күпер янында туктатканнар, бер кемне җибәрмәгәннәр" ди ул.
60 яшь тирәләре булган Ирина исемле хатын исә күпергә Төркия карамагында ашлык ташучы кораблардан һөҗүм иткәннәр дип шикләнүен белдерде.
67 яшендәге Владимир Акъярга һөҗүм ясаган дроннарны, диңгез ягыннан бәреп төшерәләр, ләкин таулар ягыннан килгәннәрне бәреп булмый, аларның ни рәвешле күпергә кадәр килеп җиткәннәренә шакката. "Таулар ягыннан алар ничек килә, бәлки, аларны шул таулардан җибәрәләрдер?" дип фаразлый ул.
Быел Кырымга ял итүчеләр аз килгәнен җирле матбугат та, рестораторлар да хәбәр итеп тора. Күперне шартлату ял итүчеләргә ничек тәэсир иткәнен Судакта бер кафеда җәй көннәрендә акча эшләргә официант булып килгән, үзе студент булган Эдем сөйләде.
"Бүген иртән ашарга килгән ял итүчеләр күперне шартлату хакында гына сөйли. Курыкканнары сизелә, каядыр шалтыраталар, телефоннарыннан башлары күтәрелми. Күбесе кайту юлын карый, ләкин машиналарда килгәннәр өчен күпер ябылуы зүр проблем тудырды".
Сүзен дәвам итеп ул "быел Судакта ял итүчеләр аз булганы нык сизелә, тик ял көннәрендә җирле халыкның кергәләп тамак ялгаулары безне аз-маз гына коткарып тора. Бер кеше өчен чекның күләме — уртача 3-4 мең сум. Ә инде күпернең шартлатылуы ял итүчеләрне тагын да киметәчәктер", диде Эдем.
Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров күпергә һөҗүм ясалуына бәя биреп "Әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә Керич күперен шартлату бик кирәкле һәм көтелгән вакыйга булды" дип язды.
"Әмма, без, кешеләр, мондый операцияләр кайчан һәм ничек әзерләнгәнен белмибез һәм белергә тиеш тә түгел. Монысы аңлашыла торган эш. Шуңа күрә бу вакыйга 17 июльнең дүшәмбе эш планына кардиналь үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә. Барлык чыгышларны турыдан-туры эфирда Кырымтатар халкы мәҗлесе офисындагы эш урыныннан ук ясарга мөмкин булуы яхшы", диде Чубаров.
Бүген ул Украина телеканалларының шактыенда турыдан-туры эфирда чыгыш ясый.
- Бүген, 17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды.
- Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Кырым күперендә Белгород номерлары белән машина зарарланды, дип белдерде. Аның сүзләренчә, машинада барган бала урта дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, ә аның әти-әнисе үлгән.
- Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.
- Русиянең Террорчылыкка каршы дәүләт комитеты Кырым күперенә Украина кораллы көчләренең су өсте дроннары һөҗүм итте диде һәм моны теракт дип атады. Украина иминлек хезмәте Кырым күперендәге шартлауга рәсми белдерү ясамады.
- 19 километрга сузылган Кырым күперен 2018 елда ачтылар. Ул Русиянең Краснодар краен аннексияләнгән Кырым белән тоташтыра.
- Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
- 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булды. Рәсми фаразларга күрә, шартлаткыч куелган йөк машинасы шартлаган. Берничә кеше һәлак булды. Шуннан соң күпердән йөк машиналарына йөрү тыелды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум