Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телен укытуның яңа федераль програмнары расланган


Архив фото
Архив фото

Әлеге програм нигезендә башкорт теле Русия төбәкләрендә дә укытылачак.

Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә башкорт телен укыту програмнарын федераль исемлеккә керткән. Бу хакта "Башинформ" Башкортстан мәгариф министрлыгына сылтанып хәбәр итә.

Яңа федераль програмнарны Башкортстан мәгариф министрлыгы әзерләгән. Алар башкорт телен туган тел буларак, башкорт телен дәүләт теле буларак, башкорт әдәбиятын укытуны күзаллый. Програмнар Русиядә яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФДМС) кысаларында башлангыч, төп һәм урта мәктәпләр өчен ясалган.

Русия төбәкләрендә башкорт теле яңа програм нигезендә укытылачак диелә. Ул укучыларны физик һәм психологик йөктән саклый дип әйтелә.

  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
  • Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәр кемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • 2022 елның 1 сентябреннән 1нче һәм 5нче сыйныфлар яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә укый башлады. Ул туган телләр сәгатьләрен ике тапкырга киметүне күзаллады. Шул ук вакытта Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак кайбер мәктәпләрдә бөтен балалалар да өйрәнде. Министрлык моны "мәктәп мөдирләре вәкаләтләре" белән аңлатты.
  • Моңа кадәр Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорадылар. Уфа районындагы мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелүе, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозылуы әйтелде.
  • 2021 елда үткән җанисәпкә күрә, Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 млннан 1,27 млнга. Башкортстанда 940 мең 315 кеше башкорт телен белүен, шуларның 828 мең 328е телне куллануын белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG