Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүче иргә хакимият вәкилләрен үтерергә чакырганы өчен 300 мең сум штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанның Мәләүез районында яшәүче Илгиз Биккулов 2021, 2022 елларда ВКонтактедагы төрле төркемнәрдәге, хәбәрләр астына "Русиянең кайбер дәүләт эшлеклеләре гомеренә кул сузарга өндәгән фикерләр язган" диелә.

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Башкортстанның Мәләүез районында яшәүче Илгиз Биккуловны террорчы эшчәнлеккә чакыруда (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) гаепле дип тапкан һәм 300 мең сум штраф салган. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

"Илгиз Биккуловның җинаятен Башкортстан полициясе белән берлектә ачыклаганнар", дип яза басма.

Ир 2021, 2022 елларда ВКонтактедагы төрле төркемнәрдәге, кешеләрнең сәхифәләрендәге хәбәрләр астына "Русиянең кайбер дәүләт эшлеклеләре гомеренә кул сузарга өндәгән фикерләр язган" булган диелә. Хөкем карары үз көченә кергән.

  • Русиядә кешеләрнең интернетта ни язуын даими күзәтеп торалар. Бигрәк тә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, социаль челтәрләрдә язган сүзләре өчен русияләргә "гаскәрне дискредитацияләү" һәм "фейклар" тарату маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре еш ачыла.
  • Кешеләрнең ни язуын күзәтү белән әйтик Роскомнадзорның контроль-күзәтү эшчәнлеге алып бара торган бүлекчәсе – Баш радиоешлык үзәге дә шөгыльләнә.
  • Баш радиоешлык үзәге әллә ни билгеле оешма түгел, әмма ул дәүләткә русияләрне интернетта күзәтеп торуда мөһим роль уйный, дип нәтиҗә ясаган журналистлар. Әйтик ул бәйсез медиаларны томаларга булыша, булачак "ят агент"лар өстеннән әләк яза, "Яндекс"та сугыш турында соралган мәгълүматларны цензура аша үткәрә, Владимир Путинның сәламәтлеге турында, протест чаралары, гаскәр турында "фейклар" белән бәйле хәбәрләр эзли, ди алар.
  • Шул ук вакытта быел гыйнварда Роскомнадзор интернеттагы тыелган материалларны автомат рәвештә эзләп таба торган "Окулус" системын куллана башлады. Окулус" системы "экстремистик" материалларны, "рөхсәтсез чаралар үткәрергә, кул салырга чакырган, наркотикларны хуплаган һәм ЛГБТны пропагандалаучы" материалларны ачыклый диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG