Accessibility links

Кайнар хәбәр

Капремонт өчен махсус хисапка җыелган акчалар Казан йортларын төзекләндерү өчен җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәсәлән Спартаковская урамындагы 89нчы йорт сипләү эшләренә нибары 2,5 миллион сум җыя алган, ә бу йортта ике лифтны алыштырырга кирәк. Бер лифт җиһазын алыштыру гына да 3,5 миллион сумга чыга, диелә.

Казанда үзләре яши торган күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү өчен махсус хисапка акча җыеп баручыларның туплаган акчалары бу эшне башкарып чыгарга җитми. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин белдерде, дип яза "Бизнес Online"

"2023 елда капиталь төзекләндерелергә тиешле күпфатирлы йортлар арасында махсус хисапка акча җыеп бара торган йортлар да бар. Быел без мондый йортларны финанслауда проблем белән очраштык. 2023 елгы капиталь төзекләндерү програмында шундый 12 йорт бар", дигән ул.

Лысачкин әйтүенчә, фатир хуҗалары җыйган акчалар төзекләндерүгә җитми. Мондый йортларны бюджеттан финанслау каралмаган.

Мәсәлән Спартаковская урамындагы 89нчы йорт сипләү эшләренә нибары 2,5 миллион сум җыя алган, ә бу йортта ике лифтны алыштырырга кирәк. Бер лифт җиһазын алыштыру гына да 3,5 миллион сумга чыга, диелә.

"Йә бу өйдә яшәүчеләр капремонтка җитмәгән акчаларны быел өстәмә рәвештә җыеп бетерәчәк, яки төбәк капиталь төзекләндерү фондына күчәчәкләр һәм бу йортларны әлеге програмга кертәчәкләр", дигән ул.

  • Быел гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Аңа Татарстанның сугышка 2,5 млрд сум бүлеп биргәнен җиткерде.
  • Моннан тыш Татарстан Украинаның Русия басып алган ике шәһәрен: Лисичанскины үз карамагына алды, анда чыгымлы эшләр башкарды. Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG