Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә урман янгыннары сәбәпле җирле халыкны һәм туристларны эвакуациялиләр


Родос һава аланы. 2023 елның 24 июле
Родос һава аланы. 2023 елның 24 июле

20 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Хакимиятләр моны ил тарихында янгын сәбәпле оештырылган иң зур эвакуация дип атады. Туристлар төнне һава аланында, вакытлыча яшәү урыннарында, хәтта урамда уздырган. Грециядә инде бер атна урманнар яна. Якшәмбе көнне янгыннар саны 64кә артып, 82гә җитте.

Грециядә урман янгыннары аркасында 20 меңнән артык җирле кешене һәм туристларны эвакуацияләгәннәр. Хакимиятләр моны ил тарихында янгын сәбәпле оештырылган иң зур эвакуация дип атады.

Родос утравында ашыгыч рәвештә 19 меңләп кешене эвакуацияләгәннәр: 16 меңен – коры җир аша, өч меңләбен – диңгездән, дип хәбәр итә җирле полиция. Респиратор авырулары булуы сәбәпле алты кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Туристлар төнне һава аланында, вакытлыча яшәү урыннарында, хәтта урамда уздырган диелә.

Бер көн үткәч Корфу утравында 2400ләп кешене имин урыннарга чыгарганнар. Шул ук көнне Эвбея утравында иң зур янгыннарның берсе чыккан. Хакимиятләр кушуы белән кимендә дүрт авылда яшәүчеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр. Янгын еракта булса да, көчле җил куе төтенне куып китерә һәм тын алу авырлаша, ди урынга килгән түрәләр.

Грециядә инде бер атна урманнар яна. Якшәмбе көнне янгыннар саны 64кә артып, 82гә җитте. Янгын таралуга эсселек һәм көчле җил дә сәбәпче. Грециянең 180 торак пунктында якшәмбе, 23 июль көнне, 40 градустан югарырак эсселек иде, илнең көньягындагы Гитейо шәһәрендә 46,4 градус кызу теркәлгән. Грециядә мондый һава торышы кимендә чәршәмбе көнгә кадәр сакланачак. Хакимиятләр алга таба да эвакуацияләр булырга мөмкин, дип кисәтә.

  • Май аенда Русиянең 18 төбәгендә урман янгыннары чыккан иде. Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски төбәгендә һәм Яһүди автоном өлкәсендә теркәлде.
  • 8 майда Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен татар авылына да килеп җитте, авыл янып бетте диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Татар җәмәгатьчелеге авылга ярдәм күрсәтте.
  • Быел җәй гадәттән тыш эсселек аркасында Башкортстанда да урман янгыннары булды. Ялкынны торак пунктларга кадәр җибәрмичә тотып тора алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG