Башкортстанның Белорет районында урман янгыны авылларга таба юнәлгән. Бу хакта бүген, 12 июльдә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгына таянып, "Башинформ" җиткерә.
Министрлык мәгълүматынча, хәзерге вакытта республикада 441,7 һектар мәйданда алты урман янгыны теркәлгән. Гафури һәм Белорет районнарында, Башкорт дәүләт табигый тыюлыгындагы агачлар яна диелә.
Белорет районының Үзән урманчылыгында вазгыять аеруча катлаулы, бер тәүлектә янгын мәйданы 320 һектарга кадәр җиткән. Бу уңайдан районда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән.
Ялкынны торак пунктларга кадәр җибәрмичә тотып тора алганнар: Азнагол авылына җиде километр, Катарыш авылына биш километр гына калган булган. Янгынны секундка 25 метр тизлектә исүче көчле җил куалаган диелә.
Министрлыкта әйтүләренчә, төнлә торак пунктларны саклау өчен Уфадан 34 кеше һәм 3 берәмлек техникадан торган төркем җибәргәннәр.
Әле ике көн элек кенә Башкортстанда урман янгыннары 125 һектар мәйданда иде, ике көн эчендә өч тапкырга көчәйгән дигән сүз.
Соңгы вакытта Башкортстанда челлә булды. Узган ялларда һава температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак булып, +35 дәрәҗә эсселек күзәтелде. Бу атна башында да челлә торды. Кичә Уфада эсселектән хәтта трамвай рельслары бөгелүе хәбәр ителде.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов якын көннәрдә янгын белән бәйле вазгыять начараерга мөмкин дип кисәтә, чөнки республикада җил көчәячәк ди җитәкче.
Урман янгыннарыннан тыш, бу атнада Башкортстанның Әбҗәлил районы Хәмит авылында дүрт өйгә ут капкан иде. Йортларның бер-берсенә якын торуы һәм көчле җил эшне катлауландырды.
- 2021 елда да кызу һава торышы аркасында Башкортстанда көчле янгыннар булган иде. Аерым алганда Ирәндек таулары, Йөрәктау шиханы, урманнар янды.
- Янгыннар аркасында Башкортстанның урман фондына 2021 елда килгән зыян күләме 21 миллион сумга якын, дип белдерде республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
- Май аенда Русиянең 18 төбәгендә урман янгыннары чыккан иде. Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски төбәгендә һәм Яһүди автоном өлкәсендә теркәлде.
- 8 майда Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен татар авылына да килеп җитте, авыл янып бетте диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Татар җәмәгатьчелеге авылга ярдәм күрсәтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум