Accessibility links

Кайнар хәбәр

РЖД поездларда биометрия системы куллана башламакчы була


Әлеге тәҗрибәдә катнашу өчен фотога төшәргә һәм "Бердәм биометрик систем"да тавышыңны яздырырга кирәк булачак.

Русия тимер юллары (РЖД) юлчылары поездга биометрик белешмәләре ярдәмендә керү системын сынап карый алачак. Бу хакта Биометрик технологияләр үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән "Новости" агентлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта транспорт министрлыгы, РЖД һәм Биометрик технологияләр үзәге белән берлектә Русия дигитал үсеш министрлыгы поездга утырганда биометрика куллану мөмкинлеге булдыру өстендә эшли диелә. Басма хәбәренчә, әлеге тәҗрибәдә катнашу өчен фотога төшәргә һәм "Бердәм биометрик систем"да тавышыңны яздырырга кирәк булачак.

"Поездга утырганда биометрияне куллану чиратларны кыскартырга булышачак, поездда эшләүчеләр кеше турында белешмәләрне кулдан кертү өчен вакыт әрәм итмәячәк. Шулай ук биометрия белән тикшерү кәгазь документларны онытканда яки югалтканда да булыша ала", дип белдергәннәр Биометрик технологияләр үзәгендә.

Биометриянең мәҗбүри булмаячагы, юлчы моны үзе теләсә генә эшләячәге әйтелә.

  • Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.
  • Әйтик быел Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятлиләр. Казанда да "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачагы хәбәр ителгән иде.
  • Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.
  • Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG