Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуратурасы хәрби комиссариатларга ут төртүгә Украинаның катышы бар дип гаепли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Киев Русия хәрби комиссариатларына һөҗүмнәрдә Украинаның катнашы булуы турындагы белдерүләрне әлегә җавапсыз калдырды.

8 август сишәмбе көнне Русиянең эчке эшләр министрлыгы һәм баш прокуратурасы вәкилләре илнең төрле шәһәләрендә дистәләгән хәрби комиссариатларга ут төртү очраклары белән бәйле үз нәтиҗәләрен ясады.

Министрлык та прокуратура да “русияләрне акчаларын саклап калу яки җинаятьчеләрне тоткарларга булышу дигән сәбәп белән терактлар һәм диверсияләр кылуга җәлеп итәләр” дип белдерде.

Эчке эшләр министрлыгы “Украинадан телефоннан шалтыратып алдаучылар яңа тактика куллана дигән хәбәрләр төбәкләрдән күп килә” дип ышандыра. Бу шалтыратуларга алданучыларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр диелә.

Киев Русия хәрби комиссариатларына һөҗүмнәрдә Украинаның катышы булуы турындагы белдерүләрне әлегә җавапсыз калдырды.

Русия баш прокуратурасы белдерүендә исә русияләр җинаятьләрне “Украинадан килгән шалтыратулардагы “күрсәтмәләр” нигезендә кыла” дип турыдан-туры әйтелә. Телефоннан шалтыратучыларны украин хакимиятләре белән бәйле оешмалар финанслый, дип ышандыра прокуратура.

  • Июль ахырыннан башлап Русиядә өч дистәдән артык хәрби комиссариатка ут төрттеләр. Ут төртмәкче булганнарның күпчелеге тоткарлангач безгә шалтратучылар үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырды, төрле күрсәтмәләр бирде дип сөйләгән.
  • Июль-августта мондый очраклар Башкортстан һәм Татарстанда да күзәтелде. 29 июль кичендә Казанда 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде. Шулай ук 1 августта 23 яшьлек бер туташ Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган - яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Туташка каршы җинаять эше ачылган.
  • 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде.
  • Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG