Русия президенты Владимир Путин Думага сугыш тәртибе һәм гадәттән тыш хәл турындагы кануннарга төзәтмәләр өлгесе керткән.
Әлеге документ Дума базасында чыкты. Төзәтмәләргә ярашлы, Русия сугыш һәм гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгәндә халыкара килешүләрдә каралган кеше хокукларының үтәлешеннән тайпылуы турында Европа Шурасына хәбәр итмәячәк. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Кичә, 8 августта Путин Думада төзәтмәләрне караган чакта президентның рәсми вәкиле – тышкы эшләр министры Александр Грушко булачак дигән боерык чыгарды.
Хәзерге кануннарга ярашлы, сугыш һәм гадәттән тыш хәл кертелгән очракта, президент БМО баш сәркатибенә һәм Европа шурасына Русия гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен чикләү белән бәйле халыкара килешүләрне үтәү бурычыннан тайпылачак дигән хәбәр салырга тиеш.
- Узган елның мартында Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Русия Европа шурасыннан чыгарылды. 16 сентябрьдә ул Европа кеше хокуклары конвенциясенең ил-әгъзасы булудан рәсми рәвештә туктады.
- Быел 16 февральдә, Русия думасы Европа шурасының халыкара килешүләрен Русиягә йогынты ясаудан туктату турында канунны кабул итте.
- Аңа ярашлы, Русия Европа шурасында әгъза булудан туктаганга күрә, 21 халыкара килешүне узган елның 16 мартыннан башлап көчен югалткан дип санарга тәкъдим ителә. Алар арасында Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы конвенция, Террорчылыкны тыю турындагы Европа конвенциясе, Европа җирле үзидарә хартиясе, социаль хартия бар.
- Былтыр октябрьдә Русия хакимиятләре Украинадан аннексияләнгән дүрт төбәктә - Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә сугыш хәле кертте.
- Бу төбәкләрдә хәрби хәрәкәтләр бара. Хәзерге гамәлдәге кануннарга ярашлы Путин сугыш хәле кертелү турында Европа Шурасына хәбәр иткәнме – билгеле түгел, әмма ул моны эшләргә тиеш иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум