Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульянда Коръәнне мәсхәрәләү эше мәхкәмәдә каралачак


Мисыр ватандашын "дини хисләрне мыскыллау"да һәм "җәмгыятьне ихтирам итмәү"дә гаеплиләр.

Ульян шәһәре прокуратурасы Коръәнне мәсхәрәләү эшен мәхкәмәгә юллаган. Гаепләнүче кеше хәзер тикшерү изоляторында утыра. Бу хакта адвокат Руслан Нагиев хәбәр итте.

Моңа кадәр социаль челтәрдә Коръәнне мәсхәрәләгән видео таралган иде. Әлеге видео Ульян шәһәрендә төшерелгән диелде. Соңрак эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ Ульян шәһәрендә яшәүче 1995 елгы Мисыр ватандашы тоткарлавы турында хәбәр итте. Аңа Русия җинаять кодексының “җәмгыятькә ихтирамсызлык бел­дерү һәм дини хисләрне мәсхәрә­ләү максатында кылынган ачыктан-ачык гамәлләр” (148нче маддәнең 2нче бүлеге) нигезендә гаепләү тагылган.

Тикшерү эше барышында Ульян өлкәсе Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Байбиковтан сораштыру алганнар. Ул Коръәннең мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын сөйләгән.

Моңа кадәр адвокат Руслан Нагиев прокуратурага мөрәҗәгать итте. Ул гаепле кешеләрне җаваплылыкка тартырга чакырды.

“Без тикшерү оешмалары эше белән канәгать. Алар тиз арада дәлилләрне туплап бу эшне мәхкәмәгә юллады”, ди ул.

• 22 гыйнварда исламга каршы булган "Пегида" хәрәкәте лидеры Эдвин Вагенсвельд Нидерланд парламенты бинасы янында чара уздырды һәм мөселманнарның изге китабы Коръәнне яндырды. Ул гамәлләрен үз-үзеңне күрсәтү дип атады һәм илдә бу рөхсәт ителгән булырга тиеш диде.

• Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан Нидерландның Русиядәге илчесе Һиллес Арно Бесхоор Плухага протест җибәргән иде.

• Миңнеханов Төркиянең Стокһольмдагы илчелеге каршында Коръән яндыруларына да фикер белдерде. Аның сүзләренчә, мондый очраклар "теләсә нинди җәмгыятьне таркатырга сәләтле".

• Быел Рамазан ае алдыннан Русия пропагандасы Украина хәрби көчләренең Коръәндә дуңгыз маен кисүе һәм китапны утта яндыруы турында хәбәрләр таратты. Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары, ихтыяри булып үз иле гаскәренә кушылган Сәид Исмәгыйлев моны Русия тарафыннан махсус оештырылган видео дип атады. Аныңча, бу акция ахмакларча ясалган, чөнки Украинада Коръән украин телендә басыла, видеода исә Украинада булмаган урыс телендәге яңа изге китаплар күрсәтелә. Исмәгыйлев моны мөселман дөньясын Украинага каршы кую өчен махсус эшлиләр диде.

• Быелның 20 маенда Русия куәт оешмалары Волгоград шәһәре мәчете каршында Коръән яндыруда шикләнелүче Никита Журавельне кулга алды. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Журавель Коръәнне Украина иминлек хезмәте (СБУ) күрсәтмәсе белән яндырган, чөнки аңа 10 мең сум вәгъдә ителгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG