Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көллиятләрендә пилотсыз очкыч операторлары әзерләячәкләр


Русиянең 2030 елга кадәр төзелгән пилотсыз авиация үстерү стратегиясенә ярашлы, алдагы 6,5 елда илдә сивил дроннар ясау һәм куллану белән бәйле яңа икътисад өлкәсе барлыкка килергә тиеш.

Русия көллиятләрендә кертеләчәк яңа 250 белгечлек арасында пилотсыз авиация системнары операторлары да бар. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Мәскәү урбанистика форумында белдерде.

Исемлеккә шулай ук автомехатроник, транспорт иминлеге инспекторы, 3d басма операторы, ихтыяри коткаручы белгечлекләре дә бар.

Русиянең 2030 елга кадәр төзелгән пилотсыз авиация үстерү стратегиясенә ярашлы, алдагы 6,5 елда илдә сивил дроннар ясау һәм куллану белән бәйле яңа икътисад өлкәсе барлыкка килергә тиеш. 2035 елга пилотсыз авиация системнары үсеше елга 1 млн берәмлек тәшкил итәргә тиеш. Русия җитештерүчеләр өлеше 50 проценттан 80 процентка җитәргә тиеш.

Күптән түгел журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

Азатлык сөйләшкән ике ана да бу хәбәрне раслады. Аларның балалары әлеге көллияткә укырга кергән булган, ләкин дрон җыюга җәлеп ителгәнен һәм андагы эш шартларының начар булуын белгәннән соң, гаилә үсмерләрне уку йортыннан алырга карар иткән.

Украинадагы сугыш белән бәйле "Алабуга" " икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелү ихтималы турында да хәбәрләр тарала. Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.

"Протокол" чыганагының мәгълүматларына күрә, Иран белән килешү 115-130 миллиардка төшкән. Журналистлар сөйләвенчә, дроннар өчен кирәкле детальләрне китертү схемасы гаять гади: башта Иран продукциясе тутырылган очкыч Мәскәүгә, шуннан соң гына Түбән Камадагы "Бигеш" һава аланына очкан булса, хәзер инде очкычлар Ираннан турыдан-туры "Бигеш"кә оча.

Күптән түгел журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG