Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган тел галиме Мирфатыйх Зәкиев вафат


Мирфатыйх Зәкиев
Мирфатыйх Зәкиев

Аңа 95 яшь иде.

Татарстан академигы, тел галиме Мирфатыйх Зәкиев 18 августта вафат булган. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе хәбәр итә. Үлем сәбәбе әйтелми.

Мирфатыйх Зәкиев — танылган тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе.

Галимнең 1,1 мең фәнни хезмәте бар. Татар теленнән, татар тарихыннан 100 дәреслек һәм монография авторы.

Фәнни эшчәнлектән тыш, Мирфатыйх Зәкиев 1990нчы еллар башында милли хәрәкәт эшендә катнаша. Татар җитмигый үзәге иң башта ул җитәкләгән Тел, әдәбият, сәнгать институтында оешып эшли башлый, шунда ук финанс хисап ачыла.

1990нчы еллар башында ул Тел инстиутында ике дәүләт телен кулланган хезмәткәрләргә хезмәт хакын 15 процент өстәмә түләү керткән җитәкчеләрнең берсе.

Мирафатыйх Зәкиев буш вакытында тальянда уйнарга ярата иде. "Баш миемне эшләтү өчен атнага ким дигәндә бер тапкыр тальянда уйныйм" дип аңлаткан иде ул.

Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа.

Казан дәүләт университетындагы (КДУ) татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1962 елда татар теленең синтаксик төзелешенә багышланган докторлык хезмәте яза.

1960—1965 — КДУның татар теле кафедрасы мөдире;

1965—1967 — Казан дәүләт педагогия институтында фән проректоры;

1967—1986 — Казан дәүләт педагогия институты ректоры;

1968—1986 — татар тел белеме кафедрасы мөдире;

1986—2000 — СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты мөдире (1992 елдан — Татарстан фәннәр Академиясе карамагында);

1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре;

1980—1990 — ТАССР Югары шурасы депутаты һәм Татарстан АССР Югары шурасы рәисе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG