Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ата-аналар өчен башкорт теле дәреслеген тәкъдим иттеләр


"Башкорт теле: яңа караш 2.0" дәреслеге
"Башкорт теле: яңа караш 2.0" дәреслеге

Уку әсбабын гамәлгә куючылар арасында башкорт теленең "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектын алга сөргән оешма да бар.

22 август Уфа шәһәрендә "Башкорт теле: яңа караш 2.0" уку әсбабын тәкъдим иттеләр. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Башкорт телен өйрәнү әсбабы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның 3 млн сумлык грантына тормышка ашкан. Проектны гамәлгә куючылар булып "Народы мира" мәдәният һәм тел үсеше оешмасы һәм Башкорт телен саклау һәм үстерү ошмасы (фонд) күрсәтелгән.

Соңгы оешма моңа кадәр төрле проектлар тормышка ашырды, шул исәптән башкорт теленең "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектын алга сөрде. Аерым алганда, 2020 елдан башкорт теленнән халыкара диктантны "төньяк-көнбатыш" диалектында да яздыртты. Бу татарча сөйләшүчеләрдә ризасызлык уятты. Быел әлеге фонд дәүләт тарафыннан финанслана башлады.

Уку әсбабын тел белгече Рида Латыйпова һәм укытучы Ләлә Сафина язган. Дәреслек 1500 данәдә нәшер ителгән. Ул Башкортстаннан тыш, башкортлар яшәгән төбәкләргә дә таратылачак. Очрашуда "төньяк-көнбатыш" диалекты турында әйтелмәгән.

"Безнең дәреслек нигездә балалар өчен түгел, аларның әти-әниләренә, балаларына башкорт телен өйрәнүдә ярдәм итәргә теләүчеләргә, кызыксынучыларга һәм пенсиягә чыккан кешеләргә юнәлгән", дигән Латыйпова.

Дәреслек А1, А2, В1 һәм В2 дәрәҗәсендә башкорт телен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Хезмәтне язуда чит ил авторларының методикасы да кулланылган. Дәреслек 100 сәгатькә исәпләнгән.

Проект кысаларында мобиль кушымта да эшләнгән. Анда китапның электрон нөсхәсе, 10 видео язма, биремнәр тәкъдим ителгән.

Быел Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров телләр юнәлешендә 34 оешмага грант бүлеп бирде. Башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум каралган. Алар арасында башкорт теленең "төньяк-көнбатыш" диалектын алга сөрү проектлары да бар. Бәйгенең гомуми бюджеты — 50 млн сум.

  • Башкортстанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә грантлар бирү турындагы канун 2018 елда имзаланды. Грантлар беренче мәртәбә бүленгәндә бу эшне мәдәният министрлыгы башкарган иде. 2019 елда барлык диярлек грантлар (98 процент) бары башкорт проектларына гына бүленде. Ә республика халкының өчтән берен тәшкил иткән татарларның туган теленә ул чакта бер сум да бирелмәде. Башкортстан мәдәният министрлыгы берни дә булмагандай кыяфәт ясады, бары кайбер "сөйли торган башлар" гына "шулай килеп чыкты инде" дигәнрәк сүзләр белән чикләнде.
  • Былтыр башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.
  • 2021 елда узган җанисәптә Башкортстанда яшәүче халыкларның саны түбәндәгечә теркәлгән: урыслар — 37,5%, башкортлар — 31,5 %, татарлар — 24,2%, чуашлар — 2%, марилар — 2,1%, украиннар — 0,4%, башка милләт вәкилләре — 2,3%. Республикада барлыгы 160 милләт вәкиле яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG