Башкортстанда өч елда күптелле дүрт мәктәп ачылган. Быел исә шундый мәктәпләрне Хәйбулла һәм Учалы районнарында ачарга ниятлиләр, ә Мишкә районындагы һәм Сибайдагы мәктәпләрне күптелле мәктәпкә үзгәртмәкчеләр. Бу хакта республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗинга сылтанып "Башинформ" хәбәр итә.
Министр сүзләренчә, республикада күп телле белем бирү башка төбәкләрдәгедән аерылып тора, чөнки урыс һәм башкорт телләреннән тыш башка телләрдә дә укыталар.
"Нефтекамда татар телендә белем бирүче мәктәп-интернат уңышлы гына эшләп килә. 1 сентябрьдә Мишкә районында мари телендә укыту каралган мәктәп ачылачак. Бишбүләк районында – чуаш телендә, Тәтешле районында – удмурт телендә белем бирүче мәктәпләр ачарга ниятлибез", дип сөйләгән министр.
Башкортстанда күп телле мәктәпләрдә 5489 бала укый, мондый мәктәпләрдә укырга теләүчеләрнең саны елдан ел арта диелә. Быел мондый мәктәпләргә беренче сыйныфка 1091 бала укырга керәчәк.
Бу уңайдан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада күп телле мәктәпләр укытучылар сыйфаты ягыннан да, белем бирү ягыннан да иң яхшысы булырга тиеш дигән һәм аларның саны арттырырылырга тиеш дип белдергән.
- Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла башлаганнан соң, бу тәҗрибәне Башкортстанда да керттеләр.
- Татарстанда беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020 елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Былтыр мондый мәктәп Чаллы һәм Актанышта ачылды.
- Былтыр 1 сентябрьдә "Адымнар" күптелле мәктәпләрен Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә ачтылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум