Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанда милли кием җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте


Иллюстратив фото

"Җитештерүне оештырырга кирәк, теләсәләр кешеләр үзләренә ошаган милли киемнәрне сатып ала алсын. Бу эшне халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталары белән алып барырга кирәк", дигән ул.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада халыкларның милли костюмнарын җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте. Бу хакта ул "Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары" милли киемнәр күргәзмәсендә әйтте, дип җиткерә президентның матбугат хезмәте.

Бу күргәзмәдә XIX гасырның икенче, XX гасырның беренче яртысында Татарстан җирләрендә яшәүче Идел буе халыкларының – татарлар, чуашлар, башкортлар, урыслар, марилар, мукшылар, удммуртларның милли киемнәре күрсәтелә. Ул 1 октябрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмәдәге костюмнарның күпчелек өлешләре музейларда һәм шәхси кулларда сакланып калган экспонатлар нигезендә кулдан эшләнгән.

"Җитештерүне оештырырга кирәк, теләсәләр кешеләр үзләренә ошаган милли киемнәрне сатып ала алсын. Бу эшне халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталары белән алып барырга кирәк", дигән ул.

  • Моңарчы этнограф Динә Гатина-Шәфикова татар милли киеме реконструкциясе белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең күплеген, әмма музей фондлары белән эшләү кыенлыгы турында сөйләде. "Музейга хат язам, мөрәҗәгать итәм – шуларга 3-4 атна яки озаграк та җавап көтәм. Мәсәлән, бүген генә җавап алдым: хатны төзәтеп язарга кушканнар, максат-бурычларыгызны язып бетермәгәнсез дип төзәттерделәр. Бүгенге дизайнерлар халык мәдәниятенә мөрәҗәгать иткәндә гади юлдан бара: ул таныла торган аерым элементларны гына алып эшли. Бу еш кына аерым чигүләр, яки башка декор булырга мөмкин", ди ул.
  • Шул ук вакытта хәзерге вакытта милли киемнәр кыйммәтрәк тора. Моны дизайнерлар тукымаларның, аңа кирәкле фурнитураның кыйммәтле булуы белән аңлата. "Ихтыяҗ арткан саен, аны җитештерүчеләр дә күбәячәк, безнең миллион конкурент барлыкка киләчәк, бәяләре дә төшәчәк. Әлегә ул, чынлап та, кыйммәт", ди Элара Шәйхи.
  • Милли киемнәрне, милли бизәкле кирәк-яракларны Казанда аерым алганда "Печән базары"нда сатып алып була. Бирегә милли бизәкле киемнәр, һичьюгы алка яки брошь тагып килү дә үзенә күрә бер гадәт буларак формалашты. Быелгы бәяләргә килгәндә, милли бизәкле күн букчалар — 5-10 мең сумнан, чигешле спорт костюмнары — 4900-6900 сумнан, алкалар, материалына карап — 1500-7000 сумнан, милли орнаментлы яулыклар 900-1500 сумнан сатылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG