Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли киемне ничек популяр итәргә: яңартыргамы, искесен сакларгамы?


Уфада "Милли бизәк" дип аталган татар этно остаханәсе, 25 май 2022
Уфада "Милли бизәк" дип аталган татар этно остаханәсе, 25 май 2022

Ни өчен Башкортстанда башкорт милли киеме Татарстандагы татар милли киеменнән күпкә популяр? Ни сәбәпле милли кием кыйммәт тора һәм күпчелек кешеләр аны үзенә булдыра алмый? Казан кирмәненә җыелган дизайнер, этнодизайнер, этнограф, зәркәнче, реконструкторлар шул хакта фикер алышты.

"ТАТАРЛАР МИЛЛИ БАЙЛЫК КАДЕРЕН БЕЛМИ"

31 майдан 13 июльгә кадәр Татарстанда этнокультура өлкәсендә төрле чаралар уза. "ЭТНО: Мәдәният|Мода|Музыка" – Татарстан халыклары мәдәни коды дип аталган бу програмны "Татнефть-Мирас" һәм "Таткультресурсцентр" оештыра. Аның нигезендә, мода, милли музыка, аш-су индустриясенә һәм Татарстан республикасының мәдәни мирасына багышланган бушлай остаханәләр, фикер алышулар һәм воркшоплар узачак. Боларның барысы да 15-22 июльдә Болгарда булачак "Тормыш стиле – Мәдәни код" дип аталган этно-мода фестивале белән тәмамланачак.

31 май Казан кирмәнендә бу чараларның беренчесе узды һәм анда дизайнер, этнодизайнер, этнограф, зәркәнче, реконструкторлар татар милли киеме турында фикер алышты. Модератор Елена Гущина һәм тамашачы аларга сораулар бирде – белгечләр җавап тотты.

Этнограф Динә Гатина-Шәфикова үз чыгышында татар милли киеме реконструкциясе белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең күплеген, әмма музей фондлары белән эшләү кыенлыгы турында сөйләде.

Динә Гатина-Шафикова, этнограф
Динә Гатина-Шафикова, этнограф

— Халык киеме турында сөйләшәбез икән, XXI гасырдагы этно-дизайн һәм реконструкция төшенчәләрен аерып карарга кирәк. Күп дизайнерлар аларны берләштермәкче була, әмма бу өлкәдәге белгеч буларак әйтәм: аларны бер агымга берләштереп булмый. Без XXI гасырда кием аша сөйләшмибез, аны киеп йөрүченең яше, социаль статусы, чыгышы яки башка үзенчәлекләре кием аша сөйләми. Бүген ул безнең өчен матур кәртинкә, шуның аша өйрәнергә, белергә мөмкин булган тарихыбыз. Реконструкция эшендә син музейларны, фондларны өйрәнәсең. Миңа еш кына милли кием реконструкциясе белән шөгыльләнергә теләүчеләр мөрәҗәгать итә. "Фондларны өйрәнәсем килә, әмма кертмиләр, рөхсәт бирмиләр", диләр.

Без XXI гасырда кием аша сөйләшмибез, кешенең яше, социаль статусы, чыгышы яки башка үзенчәлекләре киемдә чагылмый

Үзем 10 ел инде музейда эшләмим, һәм башкалар кебек үк, музейга хат язам, мөрәҗәгать итәм – шуларга 3-4 атна яки озаграк та җавап көтәм. Мәсәлән, бүген генә җавап алдым: хатны төзәтеп язарга кушканнар, максат-бурычларыгызны язып бетермәгәнсез дип төзәттерделәр. Кыенлыклар аша булса да, теләгән кеше музейга керә, өйрәнә. Бүгенге дизайнерлар халык мәдәниятенә мөрәҗәгать иткәндә гади юлдан бара: ул таныла торган аерым элементларны гына алып эшли. Бу еш кына аерым чигүләр, яки башка декор булырга мөмкин. XXI гасырда без костюмның ни аңлатканын да белмибез, ди Динә Гатина-Шәфикова.

Дизайнер, Евразия этнодизайнерлары берләшмәсе әгъзасы Солтан Салиев 20 ел элек татар костюмнарына тотынганчы, кыргыз, үзбәк киемнәре белән шөгыльләнгән. Ул заманча татар киемнәрендә изү, хаситә, такыя элементларын аерым бизәнү элементы буларак кулланмаска, ә киемгә яңа форма яки декор рәвешендә кертеп җибәрергә тәкъдим итә. Шулай ук дөнья модасы белән аваздашлык, татар ирләренең кайбер киемнәрен хатын-кызларга кигертү турында да сүз булды.

Солтан Салиев, дизайнер, Евразия этнодизайнерлары берләшмәсе әгъзасы
Солтан Салиев, дизайнер, Евразия этнодизайнерлары берләшмәсе әгъзасы

— Мин күбрәк сәхнә костюмнары ясыйм. Әйе, алар чуаррак, артык бизәкле, ләкин без аларның үзләреннән үк тамаша ясыйбыз һәм ул шуның белән үзенә игътибарны күбрәк җәлеп итә. Әмма бу эштә барыбер татар хатын-кызы костюмында булган кодны сакларга тырышам. Бүген генә яңа коллекцияне тәмамладык, милли киемгә башкача карадык: хатын-кыз костюмының ирләрчә вариантын эшләдек. Без татар милли киеменең дә яңа версияләрен бирергә, халыкны шаккаттырырга тиешбез. Мода бер урында гына тормый, үзебез өчен мөһим тенденцияләрне дә истә тотарга кирәк.

Без татар милли киеменең яңа версияләрен бирергә, халыкны шаккаттырырга тиешбез

Традицион костюм ул музейда, театрда, сәхнәдә кызык, ә тормышта аны ниндидер зур чараларда гомергә бер-ике тапкыр кияргә мөмкин. Ә яңа коллекция татар киеменең мәдәни билгеләрен саклап калып, аны көндәлек тормышта кулланырга мөмкинлек бирә. Алрда изү, хаситә, такыялар яңача тәкъдим ителә. Мәсәлән, алар аерым бизәнү элементы булып бармый, ә киемгә яңа форма яки декор, татар мәдәниятенә сылтама булып килеп керә. Татар костюмының ниндидер стилизациясен без бүген график элементлар нигезендә дә бирә алабыз. "Тормыш стиле – Мәдәни код" тамашасында мин ул коллекцияне тәкъдим итәрмен дип исәплим, ди Солтан Салиев.

Buro Banu бренды дизайнеры Элара Шәйхи исә үзенең консерватор булуын әйтә, моның белән килешми. Ул Татарстан халкының соңгы вакытта тарихы, чыгышы, шәҗәрәсе белән күбрәк кызыксына башлавы, тамырларына кайтып баруы турында әйтә.

Элара Шәйхи, Buro Banu бренды дизайнеры
Элара Шәйхи, Buro Banu бренды дизайнеры

— Һәр дизайнер үз даирәсенә карап фикер йөртә. Бүген мин озын итәкле, озын җиңле күлмәкләрнең күплеген күрәм. Дизайнерлар алга барырга тәкъдим итә, ә мин киресенчә, кире кайтырга кирәк дип исәплим. Китапларны карап, моңарчы яшеренеп яткан фасоннарны кайтарырга кирәк. Ике яруслы күлмәкләр, матур воланнарны без әле киеп, кулланып, аларга сокланып туймадык. Татар милли киемнәренең өлгесендәге үзенчәлекләрдә, бөрмәләрдә дә күпме сер. Аларны заманча тукымаларга күчерергә мөмкин.

Традицион изү онытылып барганда, ул кабат халыкка кайтты

Бүген үз эшләнмәләребезне билгеле шәхесләрнең очрашуларында, форумнарда күрәбез. Ул бик матур тора. Бер генә мисал китерәм: традицион изү онытылып барганда, ул кабат халыкка кайтты һәм аны хәзер еш сорыйлар. Ул костюм элементына, милләтне күрсәтүче билгегә әйләнде. Әле 7 ел элек кенә аны ничек кертеп җибәрергә белми идем. Ул музей, сәхнә костюмы төсле күренә иде. Клиентлар үзләре аңа кулланылыш тапты, свитшотларга, худига, джинсы өстеннән киелгән күлмәккә дә уңайлы гына кертеп җибәрде. Яхшы чигүче дизайнер Луиза такыяны кире кайтарып, чигү эшен башлап җибәрде. Без дә ул технологияне өйрәндек һәм ул кесә түбәтәйләре буларак таралды. Кайчак заманча киемне бик ясыйсы килгәндә дә үзебезне тыябыз, чөнки бүген бик күп студентлар безгә карап өйрәнә, үрнәк ала. Костюмга моңарчы булмаган элементлар өстәгәнче, аны бөтенләй биреп бетермәү хәерлерәк, ди Элара.

Бу бәхәстә белгечләр икегә бүленә: кемдер татар киеме модасын да яңарту, мода тенденцияләренә сыйдыру яклы фикерен әйтә, кемдер искелекне генә яңача бирү яклы.

Этноконструктор, коллекционер Гөлшат Ногайбәкова фикеренчә, күп татарлар, ни тарих буларак, ни сәнгать әсәре буларак милли байлыкның кадерен белми. Алар барысын да тотып яндырырга, ташларга гына тора, ә шул вакытта француз кутурьелары шул милли бизәкләрдән илһам алып үз коллекцияләрен булдыра, дип сөйли ул.

Гөлшат Ногайбәкова, татар милли киеме реконструкторы, коллекционер
Гөлшат Ногайбәкова, татар милли киеме реконструкторы, коллекционер

— Мин үземне этноконструктор яки этнодизайнер дип тә атамыйм, мин гади кулланучы, борынгысын саклап калырга теләүче гади кеше. Безнең барыбызда да зур шкафлар, гардероблар бар, әмма шуларда үз әбиләребезнең чигүле әйберләренә, өйдә тукылган борынгы милли сөлгеләргә урын бармы? Воркшоп, этно-дизайн дигән модалы яңа сүзләр яхшыдыр да, әмма болар артында бит хәтер ята. Татарларның әйбәт булмаган бер гадәте бар: алар искелекне өйдә тотарга яратмый. Ул хәтта борынгы сәнгать әсәре булса да, искелек буларак кына кабул ителә. Искиткеч үрнәкләрне, күпчелек экспонатларны Хәерче базарындагы чүп-чар арасыннан табабыз. Хәзер аларның кыйммәтен аңлаучы алыпсатарлар да пәйда булды.

Татарларның әйбәт булмаган бер гадәте бар: алар искелекне өйдә тотарга яратмый

Минем бүген 150дән артык татар сөлгесе бар, алар классик татар сандыкларына тутырып куелган. Әйе, урынны күп ала һәм мин һәр сөлгене алыр алдыннан, "миңа тагын бер сөлге кирәкме соң", дип уйлыйм. Үз остаханәмдә мин сезгә француз кутурьесы, дизайнерның шул татар сөлгеләреннән илһам алып ясалган "Казан" дигән коллекциясен күрсәтермен. Безнең халык менә шуларны белми. Совет вакытында Казанда уенчыклар фабрикасында Алтынчәч, Зөһрә, Айсылу исемле курчаклар чыккан. Бәхетемә, дистәләп шул курчакны җыеп калдым. Совет вакытында татар милли киеменең иң дөрес өлгесен менә шул курчаклардагы күлмәкләрдә саклаганнар, дип сөйли Ногайбәкова.

БАШКОРТЛАРДА МИЛЛИ КИЕМ БЕЛӘН ХАКИМИЯТ ШӨГЫЛЬЛӘНӘ, ТАТАРСТАНДА — ХАЛЫК ҮЗЕ

Чыгышы белән Уфадан булган рәссам-реконструктор, этнодизайнер, Илдар Гатауллин татар милли киемнәрен иске калып-өлгеләр, аутентик тукымалар белән яңадан торгызу белән шөгыльләнә. Ул Башкортстанда башкорт милли киемнәрен торгызу белән 2007 елдан башлап шөгыльләнгән, бу эшне хакимият тә күтәреп алгач, бу юнәлеш анда киң таралган. Ул өч ел элек кенә Татарстанга килүен һәм шушы эшнең моңарчы башкарылмавына аптыравын әйтә.

Илдар Гатауллин, реконструктор һәм этнограф
Илдар Гатауллин, реконструктор һәм этнограф

— Мин костюмнар арасында үстем, әти мине үзе белән эшенә Сәнгать училищесына йөртә иде. Аннары 10 ел дизайнерга укыдым. Минем бар гомерем милли костюмнардан тора. Татарстанда бүген башкарылган эшләр – минем өчен үткән юл. Башкортстанда безнең гаилә башлап йөргән эш инде 15 ел гөрләп эшли, җайга салынган, кулланыла. Татарстанда бу өлкәне үстерү өчен уңай шартлар бар: татар әбиләре милли киемнәрне кими һәм биредә бу искелек калдыгы дигән ассоциация юк. Керәшен әбиләре кия, ә татар әбиләренең андый костюмнары юк. Аннан соң, татар халкы – ул 9 миллион кеше. Башкортстан белән чагыштырганда, башкортлар бит 1,5 миллион гына. Димәк, 9 миллион кеше арасында галимнәрне, бу эш белән кызыксынучыларны табу җиңелрәк. Бер кеше ниндидер юнәлешне үстерергә, үз идеяләрен тормышка ашырырга алына икән, синең янәшәдә бу тема белән кызыксынучы ниндидер кешеләр барлыкка килә һәм алар киләчәктә эшеңне дәвам итә. Башлап этәргеч кенә бирергә кирәк, ә бу бик уңайлы.

Татарстанда бүген башкарылган эшләр – Башкортстан өчен үткән юл

Күрше Башкорстанда милли киемне популярлаштыру хакимият, идарә органнары аша башкарыла, Татарстанда да бу мөмкин булыр иде. Мәсәлән, монда бүген "Ак калфак" оешмасы булырга тиеш. Нигә алар юк? Алар хатыннар белән турыдан эшли, остаханәләр оештырырга, бу өлкәдәге осталарны үстерергә тиешләр. Татар конгрессы да монда булырга, милли костюмны популярлаштыру өчен чаралар оештырырга тиешле оешма. Хакимият вәкилләре дә милли киемне үз кыяфәтләрендә ничектер пиарлый алырлар иде. Мин инде өч ел боларны күзәтәм: "Ак калфак" аерым нидер оештыра, Татар конгрессы татар теле дип нидер эшләп йөри. Бар да аерым. Менә шундый дәүләт оешмаларының бер юнәлештә ныгытып эшләве зарур. Ни өченме? Чөнки милли кием – ул субкультураның бер өлеше. Мәсәлән, татар телен сакларга, аны үстерергә кирәк, ди. Татар теле, мәдәнияте, костюмнары арасында дивар корып куеп, телне генә үстерү авыр. Халык мәдәниятенең бер өлешен генә тартып, халыкны үстереп булмый. Ә субкультураны син тулаем торгызганда, боларның барысын бергә тартып бару җиңелрәк, дип сөйли Илдар.

"Беркем бернинди дивар кормый, мәдәниятнең күпкырлы булуын аңлыйлар. Башкортстанга карарга кирәкми", дип, хакимият оешмаларын якларга алына Елена Гущина.

Елена Гущина, дискуссия модераторы
Елена Гущина, дискуссия модераторы

"Печән базары" проектының идея авторы, оештыручыларның берсе Гөлназ Бәдретдин, Илдарның Татарстан белән Башкортстанны чагыштыруын хуплап, анда миллионнан артык татар яшәвен искә төшерә.

Бәлки, дизайнер, рәссамнар, тегүчеләр җыелсын өчен ниндидер кластер булдырырга кирәктер?

— Башкорстанга карамагыз дисез, анда миллионнан артык татар яши. Татарстандагы кадәр үк диярлек. Ничек карамаска?! Анда совет чорында да милли киемнәр теккән, хәзер дә эшләүче "Агыйдел" дәүләт оешмасы бар. Ә Татарстанда мондый әйбер юк. Бездә "Печән базары" идеясе ничек туды? Татарча ниндидер кием элементы табу өчен элегрәк бик нык тырышырга кирәк иде. Ул бөтенләй юк иде диярлек. "Печән базары" оешкач, хәл бераз җиңеләя төште, әкренләп милли киемнәргә карата кызыксыну арта һәм аларны җитештерүчеләр дә пәйда була. Аны бүген бар кешегә дә барып җитәрлек итү өчен нәрсә кирәк? Бәлки, дәүләт ярдәме кирәктер? Бәлки, дизайнер, рәссамнар, тегүчеләр җыелсын өчен ниндидер кластер булдырырга кирәктер? – дип сорау бирде Гөлназ Бәдретдин.

Милли киемнәрне популярлаштырган очракта, һәркем аны үзендә булдырырга омтылачак, шул очракта җитештерүчеләр дә, кулланучылар да аратачак, дигән фикердә Илдар Гатауллин. Ул инде Башкортстан тәҗрибәсе мисалында популярлаштыру юлларын да санап китте.

Фикер алышу
Фикер алышу

— Популярлаштыру юллары да инде үтелгән. Татарстанда, дәүләт структураларын да бу эшкә җәлеп итеп, милли костюмнар кирәк булган чараларны арттырырга кирәк. Милли костюм көнен елга бер генә түгел, ике-өч тапкыр оештырып була. Ул Башкортстанда да ике тапкыр уза, зур парад белән билгеләп үтелә. Халык милли киемнәреннән урамнарга чыга. Ә монда ул бәйрәм генә. Костюмнар актив кулланыла торган чаралар, фестивальләр дә ясарга мөмкин. Башкортстанда ирләр өчен дә аерым юнәлеш чаралар бар: мәсәлән, "Мәргән-укчы". Анда ирләр өчен, уктан атулар оештырыла. Димәк, милли киемнәргә дә игътибар бирелә. Изү марафоны, хаситә марафоны, остаханәләр оештырырга мөмкин. Башкортстанда төрле марафоннар, остаханәләр дә уза – Татарстанда болар да юк. Бик күп хатыннар, кызлар җыела да, чылбыр реакциясе кузгала. Хаситә өчен бизәнү әйберләре кирәк. Башта кытай пластиклары белән ясарлар билгеле, әмма киләчәктә ул популярлаша башлагач, зәркәнчеләргә дә чират җитәчәк. Зәркәнчеләр үсеп чыгачак. Хәзер Башкортстанда да шул изүләрне ясау өчен яшь зәркәнчеләр, тәңкә төючеләр барлыкка килде. Ул анда хәзер популяр. Тагын 5-6 елдан монда да шундый ук җәмгыять формалашачак, яшьләр дә киләчәк.

Милли костюм – ул яңгырашы белән генә гади, чынлыкта ул психологик корал, дин белән бер дәрәҗәдәге әйбер

Популярлаштыруның грамоталы эпатаж юлы да бар, моны да Башкортстанда уздык. Милли костюм – ул яңгырашы белән генә гади, чынлыкта ул психологик корал, халыкның дине белән бер дәрәҗәдәге әйбер. Татар костюмы белән шәрә тәнгә фотосессия ясап карагыз әле, ни булыр икән? Башкортстанда да шундый фотосетлар милли костюмга игътибарны җәлеп итү һәм аны үстерү өчен башлангыч нокта буларак хезмәт итте. Республиканың башлыгы шушы скандал фонында үзе халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: "Без милли костюмны үстерәчәкбез", диде. Бу бер яктан негатив момент, ләкин икенче яктан, ул шырпыны күкерткә ташлаган кебек эффект бирде, дип сөйли Илдар Гатауллин.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татарстан Иҗтимагый пулатыннан Диана Басыйрова да хакимиятнең битарафлыгын раслагандай әйтеп куйды: "Бер атна элек, миңа "Россия-культура" каналыннан шалтыраттылар. "Казанга килеп, татар милли киеме турында тапшыру ясарга телибез, дизайнерларның контактларын бирегез әле", диләр. Кемнәрне бирергә дә белмәдек, ә кемнәрне бирергә соң? - диде ул.

Телен белмәгән яшьләр татарлыгын кием аша булса да күрсәтергә тели

Бу әңгәмәдән нәтиҗә ясап кую җиңел: Башкортстанда милли киемне популярлаштыру өстән – хакимият тарафыннан башкарыла, ә Татарстанда бу астан – халык инициативасы белән эшләнә. Бу ни өчен шулай дигәнгә, Гөлназ Бәдретдиннең фикерен җавап итеп китерергә мөмкин.

— Татар киеменә кызыксыну болай гына үсми. Бу Татарстан популярлаштырырга омтылганга түгел, ә татар теленең югалуы белән бәйле күренеш. Татар телен белмәгән яшьләр ничектер үзен татар буларак идентификацияләргә омтыла. Алар сөйләшә алмый, үз татарлыгын кием аша булса да күрсәтергә телиләр. "Печән базары"нда андыйлар бик күп була, - ди Гөлназ Бәдретдин.

ТАТАР МИЛЛИ КИЕМЕНЕҢ ХАКЫ ТУРЫНДА: "ГОМЕРЕҢӘ БЕРӘҮ БУЛСА ДА ҖИТӘ"

Бүген милли киемнәрнең кыйммәт булуын дизайнерлар тукымаларның, аңа кирәкле фурнитураның кыйммәтле булуы белән аңлата.

— Чынлап та, татарча тулы костюм комплексы бик кыйммәт тора. Ниндидер чарага кирәк булса, аңа алдан ук әзерләнергә кирәк. Элекке заман татар хатыннары, ирләре бәйрәмнәргә, зур мәҗлесләргә еллар дәвамында кия торган бер костюмнары булган. Ул хәзер дә шулай булырга мөмкин. Ихтыяҗ арткан саен, аны җитештерүчеләр дә күбәячәк, безнең миллион конкурент барлыкка киләчәк, бәяләре дә төшәчәк. Әлегә ул, чынлап та, кыйммәт, ди Элара Шәйхи.

Юлия Әхмәтҗанова, дизайнер
Юлия Әхмәтҗанова, дизайнер

Дизайнер Юлия Әхмәтҗанова да шул ук фикердә:

Милли костюм гомер буена бер булса да ярый, аны көн дә кимисең

— Традицион костюм ул элитар әйбер. Кичә генә бер хатын миңа милли татар киеме сорап мөрәҗәгать итте, мин аңа бәясен әйткәч, арендага булса да бирмисезме, дип сорады. Татар милли киеме турында сүз алып барганда, мин анда ефәк белән бәрхет тукыма бәясен салам, чөнки башка тукымалар белән эшли алмыйм. Ә ул кыйммәт. Ул костюм гомер буена бер булса да ярый, аны көн дә кимисең. Ә популярлаштыру өчен сездә барысы да бар: изү, шарфлар, яулыклар, сумкалар күп сатыла, - ди Юлия Әхмәтҗанова.

Гөлшат Ногайбәкова киләчәктә татар хатын-кызлары өчен калфак тегү остаханәләре оештырырга җыенуларын сөйләде.

— Яңа проект әзерлибез. Хәзер таблетка формасындагы калфак киң кулланыла. Ул кытай фурнитурасы, ябыштыргычлар белән бизәлгән. Бу коточкыч күренеш. Без музей экспонатлары ярдәмендә 8-9 төрле калфакның оригиналь формаларын җыеп, шуларны тегү остаханәләре булдырачакбыз. Һәр хатын-кыз аларны киеп карап, үз битенә туры килгән калфакны сайлап, үз-үзенә калфак ясарлык остаханә булачак ул. Тагын ике-өч айдан без бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары аша мөрәҗәгать итәчәкбез, ди Гөлшат Ногәйбәкова.

Зәркәнче, реставратор Рәфкать Мөхәммәтшин татар милли киеменең кыйммәтле булуын анда бизәнү әйберләрнең күп булуы белән аңлата.

Рәфкать Мөхәммәтшин, зәркәнче
Рәфкать Мөхәммәтшин, зәркәнче

— Мин музей хезмәткәре буларак үз ролемне өйрәнү һәм саклауда күрәм. Татар киеме бизәнү әйберләреннән башка ул бары тик текстиль. Зәркән әйберләре — татар милли киеменең мөһим өлеше. Минемчә, аны өйрәнү һәм ничектер арттырырга омтылу мөһим. Бизәнү әйберләреннән башка костюм тулы була алмый. Әмма бу бик күп хезмәт таләп итә торган өлкә, шуңа аны ничек популярлаштырырга икәнен әйтеп булмый. 1950-70нче елларда гаилә програмы бар иде: фатирлы булырга, аның артыннан ук келәм, суыткыч һәм телевизор алырга һәм шуларны кулланып бәхетле яшәргә.

Зәркәнчелек ул бик күп хезмәт сораучы эш, без җитештергән әйберләр бер көнлек була алмый

Хәзер мода шундый тиз үзгәрүчәнгә әйләнде. Бүген җитештереп киясең дә – иртәгә тотып атасың. Зәркәнчелек ул бик күп хезмәт сораучы эш, без җитештергән әйберләр бер көнлек була алмый. Бу бөтенләй башка психология. Үз тәҗрибәмне тапшыру өчен, күзләре янып торган, укырга иренмәүче, сәламәт кешеләр кирәк. Замана яшьләре берничә абзацтан артык әйберне күтәрә алмый, җиңел акыллы, бик аз укый, истә калдыру ихтыяҗлары юк. Хәзер бара торган хәлләргә моның да йогынтысы бардыр күрәсең. Бәлки, киләчәктә, без эшли торган эшне дәвам итүчеләр булыр, иң мөһиме — югалтмаска, ди Мөхәммәтшин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG