Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлнара Вахитова: "Башкорт киеме аша милли үзаңны уятабыз"


Гөлнара Вахитова
Гөлнара Вахитова

Башкортстанда елына ике тапкыр – апрель һәм сентябрьдә Милли костюм көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан милли кием реконструкторы, дизайнер Гөлнара Вахитова белән башкорт милли киеме үзенчәлекләре, яшьләрнең андый киемгә мөнәсәбәте, бу юнәлешнең коммерцияләшү потенциалы һәм башкалар хакында сөйләштек.

Гөлнара Вахитова — милли кием реконструкторы, дизайнер. Чиләбе һуманитар институтын тәмамлаган, белгечлеге – мохит дизайнеры. Милли кием тарихын өйрәнеп, материал туплап, реконструкцияләү эшен алты ел башкара. Милли кием тегү остаханәләре уздыра. Гаиләсе белән Уфада яши.

Гөлнара ханым, сез кайчан һәм ничек башкорт милли киемнәрен өйрәнә башладыгыз?

— Иң элек мин үз туган телемне өйрәнергә тиешмен дигән фикергә килдем. Чиләбедә рус авылында туып-үскәнгә, аралашуым, белем алуым да русча гына булды, башкорт телен начар белә идем. Хәзер дә яхшы беләм дип мактана алмыйм. Көнкүрештә аралаша алам, әмма әдәби телне үзләштереп бетердем дип әйтә алмыйм. Әтием башкорт, әнием мишәр булгач, башкорт телен белергә тиешмен дип, Чиләбедә башкорт теле курсларына йөри башладым. Уфага кайтып төпләнәсе килү теләгем дә бар иде. Әкренләп Башкорт яшьләр берлеге эшенә кушылдым, үзем дә төрле мәдәни чаралар оештыра башладым. Башкорт теле дәресләре, милли уен коралларында, шул ук курайда уйнарга өйрәтү дәресләре оештыра башладым. Чиләбегә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Баймурзина һәм Хәмдия Кунаккулова килеп, алар белән танышкач, милли кием белән ныклап кызыксынып киттем. Алар башкорт милли киемен популярлаштыруда зур көч куйган шәхесләр. Элек башкорт милли киемен танымый да идем, алар белән танышып, бу теманы тирәнтен өйрәнеп, кызыксына башлагач, башка реконструкторлар белән дә аралаша башладым. Чиләбедә милли киемнәр реконструкторы, реставратор, икона ясаучы Александр Акулов белән таныштым. Аның башкорт һәм татар тамырлары бар, шуңа бу тема аңа да бик якын. Шулай итеп, 2016-2017 елларда милли киемнәрне ныклап өйрәнә башладым.

Башкорт киеме
Башкорт киеме

Ирегез сезнең бу һөнәргә кереп китүегезгә ничек карый?

— Ул үзе дә башкорт милли киеме тегү белән шөгыльләнә. Тарихи материалларны өйрәнә, киемнәр тегә. Икебез бергә төрле шәһәрләрдә узучы күргәзмәләргә йөрибез, остаханәләр оештырабыз. Аның белән танышуыбыз да шундый милли чараларның берсендә булды. Шуңа бу эш юнәлешебез, милли тема безне кавыштырды дияргә дә була.

—​ Сез милли киемнәр тегү, баш киемнәре, изүләр ясау остаханәләр дә оештырасыз икән. Нинди теләк-максатлар белән бу эшкә алынырга булдыгыз?

— Башкорт теле курсларыннан соң милли кием белән кызыксына башлагач, үзем өйрәнгәннәрне башкалар белән уртаклашу теләге туды. Кешеләр сәхнә киеме белән чын милли костюмны да аера белми. Милли традицион костюм белән сәхнә өчен әзерләнгән авторлык киемнәре – икесе ике әйбер. Авторлык киемнәреннән кешенең ыруын да, җирлеген дә, яшен дә – берни ачыклап булмый. Ул кием бернинди мәгълүмат бирми. Гомумән, сәхнә киеме ул башкортта гына түгел, бар халыкларда да милли гореф-гадәтләрдән калган мәдәниятне ярлыландыра. Ул традицион үрнәкләргә туры килми. Шушы остаханәләр аша, бай традицион киемнең нинди булуын халыкка күрсәтәсем, аларны шушы юнәлештә укытасым килде.

Быел Башкортстанда узган Милли кием көнендә Гөлнара Вахитова остаханә уздырган
Быел Башкортстанда узган Милли кием көнендә Гөлнара Вахитова остаханә уздырган

—​ Сезнең остаханәләргә күбрәк кемнәр килә? Милли кием темасы кемнәргә кызык?

— Килүчеләрнең күпчелеге 35-60 яшьтәге хатын-кызлар. Бу буында милли үзаң формалашкан, алар тарихын өйрәнергә, аны балаларына тапшырырга омтыла. Яшь буын вәкилләре дә очрый, 25 яшьлек кызлар да була. Аудитория төрле. Хәзер яшь егетләр консультация уздыруымны сорый башлады. Бу юнәлеш башкорт яшьләрен торган саен ныграк кызыксындыра.

—​ Башкортларда табылган беренче милли кием үрнәкләре кайсы елларга карый?

— XIX гасырның икенче яртысына карый. 1867 елда Мәскәүдә узган беренче этнографик күргәзмәдә башкорт киемнәре булуын фотоларда күрәбез. Анда ике ирләр киеме, кызлар киеме, хатын-кызлар киеме бар. Петербурда Русия этнографик музеенда башкорт хатын-кызларының XIX гасырның икенче яртысына караган баш киеме кәләбаш саклана. Хәзер аның реконструкциясе эшләнә.

Мәскәүдә узган этнографик музейдан фото
Мәскәүдә узган этнографик музейдан фото

—​ Тарихта билгеле иң иске милли кием 1867 елга карый икән, башкорт халкының күчмә һәм утрак тормыш рәвеше алып барганда булган кием үзенчәлекләре, аларның аермасын чагыштырып буламы?

— Башкортлар беркайчан да күчмә тормыш кына алып бармаган, ярымкүчмә тормыш алып барган. Кышларын йортларда яшәгәннәр, ә җәйләрен көтүлекләр белән күчеп йөргәннәр. Гел күчмә тормыш белән яшәгән, кырда учак яккан, гел атта хәрәкәтләнгән халыкларда милли кием, хатын-кызларның итәкләре бөтенләй башка формада. Башкортларның көтүлекләргә соңгы күчеп йөрү очраклары 1920нче елларга карый.

—​ Башкорт халкын төрле ыруларга бүлеп карыйлар. Бу ыруларның киемнәре ничектер аерылганмы, әллә башкорт милләтенең уртак милли киеме булганмы?

Тукыма шул җирдә үскән үләннәрдән эшләнгән, буяулар да шунда үскән үсемлекләрдән ясалган

— Киемнәр ыруларга карап түгел, ә кайсы җирлектә яшәүгә карап аерылган. Мәсәлән, төньяк көнбатыш районнардагы җир һәм һава шартлары терлекчелек, игенчелек өчен уңай булган, анда җитен, кычыткан үстергәннәр. Тукыма шул җирлектә үскән үләннәрдән эшләнгән, буяулар да шунда үскән үсемлекләрдән ясалган. Көньякта далалар булгач, анда күбрәк сарык көтүләре көткәннәр һәм киемнәре дә йоннан, киездән эшләнгән. Буяу чыганаклары бөтенләй башка булган. Таулар, елгалар булган урыннарда да тукыма җирлектәге мөмкинлекләргә карап тукылган. Киемнәрдәге бизәкләр дә шул җирлектәге ландшафтны сурәтләгән. Игенчелек булган урыннарда, башак яки уңыш символы буларак ниндидер җиләк-җимешне сурәтләгәннәр, елгалы урыннарда яшәүчеләр киеменә дулкын рәсемнәре, балыкларны төшергән.

—​ Шушы киемнәрдә бар башкорт халкы өчен уртак булган ниндидер төп элементлар бармы?

— Изү уртак булган. Бизәкләү ягыннан алар бер-берсеннән аерылган, кайдадыр аны тәңкәләр белән, кайдадыр мәрҗәннәр, борынгы бизәнү әйберләре белән бизәгәннәр. Әмма ул — уртак элемент. Өске кием җилән дә уртак. Тукымасы, бизәлеше ягыннан аерылган, әмма милли киемнең аерылгысыз өлеше булган. Баш киеме кашмау да шундый аерылгысыз өлеш.

Башкорт изүе
Башкорт изүе

—​ Ә башкорт ир-атлары киемнәрендә андый уртак өлешләр, ниндидер үзенчәлекләр бармы?

— Кызганычка, ирләрнең милли киеме бик аз сакланган. Аны тузып, яраксыз хәлгә җиткәнче кигәннәр. Ләкин тегелү шартлары шул ук: тукымалары кайсы җирлектә яшәүгә карап җилгеләнгән. Хатын-кызның киемендәге бизәкләргә карап аның кайдан килүен ачыклап булса, ирләрдә андый үзенчәлек булмаган. Ирләрнең бәйрәм киемнәренә генә андый бизәкләр төшерелгән. Көнкүреш киемнәрендә, сугыш киемнәрендә андый аермалар күзәтелми. Көнкүреш киемнәрендә җирлекне билгели торган ниндидер бизәкләрнең кирәге дә булмагандыр, мөгаен, ә сугышка барганда, юлда ук төрле тукымалардан яңа киемнәр тегәргә, трофей буларак ниндидер киемнәрне алырга, юлдагы базарларда алыштырырга мөмкин. Шуңа ирләрнең рәсемнәреннән дә аның чыгышын ачыклау кыен. Музейларда булган сирәк ирләр киемнәрендә аның кайда табылуы, кайсы җирлеккә каравы турында мәгълүмат бирелми. Элеккеге фоторәсемнәрдә, гравюраларда ирләр киемнәре үрнәкләре бар, алар XVIII гасырга карый.

18нче гасыр гравюрасында башкорт һәм татар киемнәре
18нче гасыр гравюрасында башкорт һәм татар киемнәре

—​ Сәхнәдә чыгыш ясый торган башкорт ирләрен аларның баш киемендәге төлке яки бүре койрыкларыннан таныйбыз. Моны башкорт ир-ат милли киеменең төп өлеше дип карарга мөмкинме?

Башкортларның төлке яки бүре койрыклы баш киеме булмаган, аны сәхнә өчен рәссамнәр уйлап тапкан

— Ул милли кием түгел, ә 1940нчы елларда уйлап табылган авторлык баш киеме. Башкортларның андый баш киеме булмаган, аны сәхнә өчен рәссамнәр уйлап тапкан. Тарих белән бәйле рәвештә, бар халыкларда очрый торган бер уртак проблем бар. Совет берлегендә яшәгән бар халыклар инкыйлабны, 20нче еллардагы ачлык чорын, кулакларны сөрүләрне, төрле репрессияләрне, идеология алышынуны узган. Шушы авыр елларда алар бар бизәнү әйберләрен, милли хәзинәсен йә ипигә алыштырган, йә алардан аны талап алганнар. Калган кадәр милли хәзинәне дә сугыш чорында сатып, акчасын йә танклар белән тракторлар җитештерүгә җибәргән, йә ипигә алыштырып бетергән. Шул хәерчелек аркасында милли киемнәр дә үзгәреш кичергән, бизәү элементлары, тәңкәләр яки башка кыйммәтлерәк бизәү элементлары югалган, гадиләштерелгән. Кайбер районнардагы костюмнарны беренчел формасына кайтарып яңадан ясап та булмый, чөнки чыганаклар да юк. Шул чорда югалган милли хәзинәне кайтару бүгенгә кадәр дәвам итә.

—​ Изү элементын башкорт милли киеменең төп элементларыннан дип әйттегез. Ул башкортта гына түгел, күп халыкларда бар. Нәкъ менә башкорт изүе башка халыкларныкыннан ничек аерыла?

— Әйе, без остаханәләрдә шушы аерманы күрсәтү өчен, башкорт, татар һәм удмурт изүләре ясаганыбыз булды. Башкортта без аны "изеү" дибез, татарлар "изү" дип атый, ә удмуртларда ул "мылкосазь, мылка" дип атала. Татарларда ул күбрәк төсләре белән аерыла. Татар киемнәре ярымтоннарда булуы белән аерыла, бизәк элементларында да күбрәк алтын төсләр кулланыла. Ә башкортларда, удмуртларда ул – көмеш. Удмуртларныкы формасы белән аерыла, ул озынча һәм таррак. Тукымалар аерыла, чөнки татар һәм башкортларның сәүдә юллары төрле булган. Башкортларның изү формасы һәм размерлары җирлегенә карап та аерылган һәм андагы бизәү элементлары җирлектәге орнаментлар белән билгеләнгән, шуның белән аерыла.

Татар изүе
Татар изүе

—​ Башкорт кызы һәм башкорт хатын-кызы киеме ничектер аерыламы?

— Төп күлмәк өлгесе, камзулы аерылмый, ә комплект буларак караганда аерыла. Шулай ук астан киелә торган ыштан да ирләрнеке булсынмы, хатын-кызныкымы – өлегесе аерылмаган. Кызлар башларына маңлайса кигәннәр, тасмалар, асмалар белән. Чәчләре ачык булган. Ә менә кияүгә чыккач, хатын-кызга инде яулык бәйләнгән һәм аның өстенә баш киеме кашмау киертелгән.

—​ Хәзер Уфада ислам дине күзгә күренеп көчәя. Шуннан сорау: башкорт милли киеме ислам нормаларына туры киләме?

— Тулаем туры килә. 1910 елга кадәр, хатын-кызларның җиңнәре кулларын тулаем диярлек каплаган, баш киеме яңакларын да япкан. Барысы да шәригать буенча. 1920нче елларда идеология алышынганда, җиңнәре бераз кыскарган, баш киеме кигәндә чәчләре капланган, әмма яңаклар бераз ачылган. Тик барыбер гаурәтләр тулаем капланган. Ирләр алдында, чит кешеләр каршында сөйләшкәндә дә хатын-кызлар яулык белән авызын каплаган. Кияүгә чыкмаган кызларның гына чәчләре ачык. Кияүгә алар 16-17 яшьтә үк чыгуларын истә тотсак, бу да ислам кануннарына сыеша дип карарга була. Бу башка халыкларда да күзәтелә: татарларда да 1920нче елларда идеология алышыну белән төшкән фоторәсемнәрдә калфак киеп төшкән, чәчләрен ясаткан хатын-кызларны күрәбез.

Удмурт изүе
Удмурт изүе

—​ Бүген башкортларда милли кием темасы елдан-ел популярлаша дип әйтеп буламы?

— Әлбәттә, була. Кешеләр төрле мәдәни чараларда, социаль челтәрләрдә дә милли киемнәрне ешрак очрата, аларга кызыга, үзләре дә кызыксына башлый. Милли кием тегүче осталар да арта, бүген Уфада милли киемнәрне заказга тектереп була. Күп кеше шул милли киемнәрне үзе тегәргә өйрәнергә тели. Кайбер көннәрдә миңа унар кеше шул тема белән кызыксынып яза. Никах, туйларда да милли кием кию актуальләшә бара.

Башкорстанда елына ике тапкыр Милли костюм көне билгеләп үтелә: апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында дәүләт оешмалары да моңа игътибарны юнәлтәләр. Быел ул 21 апрельдә узды. Бу башкорт милли костюмы көне генә түгел, Башкортстанда яшәүче бар халыкларның милли костюмы көне. Дөньядагы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә ул хәзер алай киң колачлап уздырылмый, акча да азрак бүленә, ләкин беренче елларда ул зур чыгышлар, урам йөрешләре белән уза иде. Китапханә, музей, мәдәният йортларында да бу көнне билгеләп узалар иде. Хәтта коронавирус вакытында да ул масштаблырак уза иде кебек.

—​ Ничек уйлыйсыз, башкорт милли киемен коммерцияләштереп, бизнеска әйләндереп буламы? Халыкта шул дәрәҗәдә ихтыяҗ бармы әле?

— Күпләр өчен ул болай да бизнес. Заманча этномода белән шөгыльләнүче аерым кешеләр бар. Алар милли киемнәрне өйрәнеп, заманчалаштырып, яңа коллекцияләр булдыра. Заказ белән ул күлмәкләрне тектереп алырга була. "Sarbi", "Салават" дигән ательелар, "Агидел" оешмасы моның белән шөгыльләнә.

—​ Чагыштыру өчен, Казанда милли бизәкләр белән сумкалар, свишотлар, яулыклар һәм башка заманча кием сатучы кибетләр бар. Уфада андый кибетләр бармы? Алар популярмы?

— Бездә сатылучы киемнәр күбрәк сәхнә өчен тегелгән, алар бар. Синтетикадан булса да, пайеткалар белән бизәлеп стилизацияләнсә дә, бу - сәхнә киемнәре. Ә милли заманча киемнәр, сумкалар сатучы андый аерым кибетләр юк. Социаль челтәрләрдә, ярминкәләрдә шундый аерым сатучыларны табып буладыр. Туристлар йөрүче урыннарда да андый продукцияне ара-тирә табарга мөмкин, әмма аерым кибетләр ачып эшләүчеләр юк, кызганыч.

Миңа калса, милли киемне серия белән тегү бик кыйммәтле эш. Элек кызлар үзләренә күлмәк теккәнче күп еллар буе тәңкәләр, төрле бизәнү әйберләре җыйган. Әниләреннән, әбиләреннән аларга мирас булып калган бизәнү әйберләре дә булган. Шуннан соң гына үзләренә туйга яисә зур бәйрәмгә костюмнар эшләнгән. Бу кыйммәтле хәзинә озак чигелгән, озак тегелгән. Шуңа бүген дә милли кием тегүче осталар һәркайсы ниндидер аерым юнәлеш белән шөгыльләнә. Кемдер күлмәк тегә, ә кемдер изү язый, башка берәү кашмау тегә. Бик аз кеше генә баштан аякка кадәр барлык комплектны башкарып чыга аладыр.

Гөлнара Вахитова
Гөлнара Вахитова

—​ Ни өчен башкортлар арасында милли кием темасы популярлаша дип саныйсыз? Бу каян килә?

— Чөнки бу темага төрле чаралар, бәйгеләр күп уздырыла. Без дә лекцияләрдә, күргәзмәләрдә, остаханәләрдә бу юнәлеш турында сөйлибез, аның әһәмиятен аңлатабыз. Төрле спикерлар чыгыш ясаучы мәйданнар да күп, милли бизәкләр, костюм тарихы, төрле кул эшләре буенча лекцияләр бихисап. Бар почмактан сөйләп торгач, аңлату эшләре алып баргач, халыкта милли үзаң уянадыр дип тә ышанасы килә. Хәзер инде телевизордан да, радиодан да милли кием буенча осталарны, реконструкторларны чакырып еш сөйләтәләр. Аның да йогынтысы зурдыр.

—​ Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, күпсанлы әдәби премияләр иясе, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Гарифулла Япаров 21 апрельдә ВКонтакте социаль челтәрендә Башкорт диктанты язу һәм Милли кием көне уздыруны тәнкыйтьләп чыкты. Башкорт телен мәктәпләрдә укытуны бетерү, башкорт авылларында мәктәпләрне ябу, башкорт активистларын эзәрлекләү барганда, Милли кием көне уздырып, халыкның күзен буалар дип белдерде. Ул моны халыкның игътибарын төп проблемнардан башкага юнәлтү өчен генә уздырыла дип язып чыкты. Сез үзегез моңа ничек карыйсыз?

— Мин башкорт теле өлкәсендәге проблемаларны тирәнтен белмим, республикада аның дәрәҗәсен билгели алмый. Мәктәпләр ябылуын беләм, бу бик кызганыч. Тик Милли костюм көне уздырып, хакимият моның белән нәрсәдер яшерәдер, максаты шулдыр дип уйламыйм. Бу көнне төрле оешмалар бергә уздыра, ул оешмаларның җитәкчеләре берсе дә бу чараны үткәрү алдыннан "нәрсәдер яшерәбез" дигән максатны үзалдына куймыйдыр.

—​ Ә башкорт телен һәм башкорт халкын елына бер мәртәбә диктант яздырып һәм Милли костюм көне уздырып кына саклап калып булыр дип саныйсызмы?

— Башкорт теленә игътибарны арттыру өчен ул гына түгел, аннан башка да бик күп чаралар уза. Шигырьләр, эпослар укулар була, башкорт шагыйрьләренең туган көннәрендә дә флешмоблар уздыралар. Телевидениедә дә тел мөһимлеге турында күп сөйләнелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG