Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда кулга алынган активист Умеровны тикшерү изоляторында сакалын кырырга мәҗбүр иткәннәр


Акмәчеттә тикшерү изоляторы
Акмәчеттә тикшерү изоляторы

Ахметхан Умеров 24 августта Русия куәт оешмаларының кырымтатарлар өйләрендә үткәргән тентүе нәтиҗәсендә тоткарланган иде. Аны тагын ике кырымтатар белән бергә ике айга тикшерү изоляторына утырттылар.

24 августта кулга алынган кырымтатар Ахметхан Умеровны Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында сакалын кырырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" җиткерә.

Изоляторга кертер алдыннан аның ризыкларын һәм кайбер шәхси әйберләрен дә тартып алганнар диелә.

Адвокат Эдем Семедляев Акмәчеттәге тикшерү изоляторында шартлар кырыс булуын да искәртә: анда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып яки ятып торырга ярамый ди. "Тоткыннар бу вакыт эчендә йә басып тора, йә тимер утыргычта утыра", ди ул.

24 август аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында Русия куәт оешмалары кырымтатарларда тентү уздырган иде. Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр. Шуннан соң ирләр тоткарланды.

Шул ук көнне Акмәчетнең Русиягә буйсынучы Киев район мәхкәмәсе Руслан Асанов, Аметхан Умеров, Ремзи Ниметулаевны ике айга тикшерү изоляторына җибәрде. Алар да "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнә.

Адвокат Эдем Семедляев "Кырым теләктәшлегенә" сөйләвенчә, куәт оешмалары хезмәткәрләре мөселманнарны берничә ел дәвамында күзәткән. Аның сүзләренчә, эш материалларыннан күренгәнчә, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) кырымтатар йортларында тыңлау оештырган һәм кайбер очрашуларны яздырып барган.

Русиядә мөселманнарның сакалларын мәҗбүри кырдыру очраклары төрмәләрдә дә булып тора. Әйтик, хокук яклаучылар Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсе хезмәткәрләре мөселман тоткыннарны мәҗбүри кырындыра, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәли, кыйный һәм намаз укырга бирми дип чаң сукты. Хокук яклаучылар белән аралашкан тоткыннар әйтүенчә, аларны көч куллану белән куркытып чәч-сакалларын кырдырттырганнар һәм кырганнар.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Русия Кырымны басып алганнан соң, тугыз елдан артык вакыт эчендә Украинаның 106 ватандашы "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләү корбаннары булган. Аларның дүртесе җәзаларын үтәде, ә 84е әле дә 8 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән. 2019 елда утыртылган кырымтатар Җемил Гафаров быел 10 февральдә рәшәткә артында үлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG