Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янында пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, һава аланнарында 66 очышны тоткарлаганнар


Бәреп төшерелгән пилотсыз очкыч калдыклары. Архив фотосы
Бәреп төшерелгән пилотсыз очкыч калдыклары. Архив фотосы

Биш очыш исә бөтенләй булмый калган.

Бүген, 31 август иртәсендә Мәскәү өлкәсенең көньяк-көнчыгышындагы Воскресенски районында Мәскәүгә таба очкан пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр. Беренчел мәгълүматларга күрә, җимереклекләр дә, зыян күрүчеләр дә юк. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы да соңрак Воскресенски районында очкыч төрендәге дронны юк итүләрен раслады һәм һөҗүмдә Украинаны гаепләде.

"Яндекс. Расписание" сервисы мәгълүматыннан күренгәнчә, 66 очыш тоткарланган, биш рейс булмый калган.

Кичә, 30 августка каршы төндә Украина кораллы көчләре сугыш башыннан бирле Русиягә иң көчле дрон һөҗүме ясады. Русиянең җиде төбәгенә һөҗүм булды. Украинаның иң уңышлы һөҗүме Псков һава аланына туры килде. Биредә сивил очкычлардан тыш, 334нче хәрби-транспорт һава полкының Ил-76 очкычлары да урнашкан.

  • Русия төбәкләре һәм аннексияләнгән Кырым соңгы айларда даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренә дучар була. Дроннар берничә мәртәбә Мәскәүнең төрле районнарына һәм хәтта Кремльгә кадәр дә барып җитте. Русия бу һөҗүмнәрдә Украинаны гаепли. Киев рәсми фикер белдерми.
  • ВВС мәгълүматынча, 2023 елда Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга 190лап тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Нигездә алар Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә шулай ук Русия аннексияләгән Кырымда теркәлгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG