Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада прокуратурадан "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"дәресен "кимсетүче" "ят агентлар"га чара күрүне сорыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Думада "ят агентлар" бу дәреснең дәрәҗәсен төшерергә тели диләр: янәсе 1 сентябрьгә укытучылар һәм укучылар өчен "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресен кимсетүче методичкалар әзерләнгән. Шул рәвешле балаларда "Ватанга мәхәббәт турында "ялган күзаллаулар" тәрбияләргә тырышалар дип саныйлар Думада.

Думадагы Русиянең эчке эшләренә чит ил дәүләтләренең тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясе Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән һәм "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" проектын кимсетүгә юнәлдерелгән" методичкалар эшләп чыгарган "ят агентларга" чара күрүне сораган. Бу хакта комиссия рәисе Василий Пискарев белдерде.

Аның әйтүенчә, комиссия "мәктәп укучылары өчен җимергеч мәгърифәтчел материаллар таратуларын" ачыклаган. "1 сентябрьгә ят агентлар укытучылар һәм укучылар өчен "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" проектын дискредитацияләүгә юнәлдерелгән методичкалар әзерләгән", дип яза ул.

Пискарев уйлавынча, шул рәвешле Русия балаларында ватанпәрвәрлек һәм ватанга мәхәббәт турында "ялган күзаллаулар" тәрбияләргә, "балалар аңына ил тарихын бозып кертергә" һәм аларда "мәктәпләргә хәзер килә торган яңа тарих дәреслекләренә тискәре мөнәсәбәт" уятырга тырышалар.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.

Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.

  • 20 февральдән башлап Беренче каналда һәр атна саен дәресләрнең телеверсиясен — "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дигән тапшыру күрсәтә башладылар. Быел февральдә мәгариф министрлыгы бу дәресләрне мәктәп укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә үткәрергә ниятләвен белдерде.
  • Бу сәясәт белән риза булмаучы укытучылар өстеннән әләкләр язулар башланды, укытучыларга Русия гаскәрен “кимсетү” яки аның турында “фейклар тарату” маддәләре нигезендә эшләр ачылды. Мәсәлән быел июльдә Новосибирскидагы "Новоколледж" хосусый көллиятен “Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр”не уздырудан баш тартуы өчен 50 мең сум штрафка тарттылар. Көллияткә – Русиядә “ят агент” дип табылган Сергей Чернышов нигез салган. Моңарчы аңа хакимиятләр басымы һәм “ят агент” статусы аркасынңа уку йортындагы бөтен җитәкчелек вазифаларыннан да китәргә туры килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG