Узган елгыдан аермалы буларак, быел Русия, Беларус һәм Иранның рәсми вәкилләре Нобель бүләкләрен тапшыру уңаеннан Стокһолмда үткәрелә торган мәҗлескә чакырылган.
Бу хакта Нобель фонды хәбәр итә, фонд Нобель бүләкләре белән бәйле кыйммәтләрне уртаклашмаучылар белән дә диалогка омтылуын искәртә.
Былтыр Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганга, Русия һәм Беларус илчеләре тантаналы чараларга чакырылмаган иде. Иранны исә Махса Әмини үлеменнән соң башланган каршылык чараларын рәхимсез рәвештә бастырулардан соң чакырмадылар.
"Швед демократлары" радикаль уң фирка лидеры Джимми Акессонга да беренче тапкыр чакыру җибәргәннәр, әмма ул килүдән баш тарткан.
Нобель фондында әйтүләренчә, чараларга Швециядә дипломатик вәкиллеге булган бөтен илләрнең дә вәкилләре, шулай ук демократик сайлауларда парламентка сайланган сәяси көчләрнең вәкилләре (бусы "Швед демократлары"на кагыла) чакырылган.
Нобель фондының башкарма мөдире Видар Хельгесен белдерүенчә, соңгы вакытта дөньяда төрле карашлы кешеләргә диалог алып бару даирәсе кими бара. "Бу күренешкә каршы тору өчен Нобель премиясен ирекле фәннең, ирекле мәдәниятнең һәм ирекле, дустанә җәмгыятьләрнең мөһимлеген искәртү, аңлау өчен хәзер без чакырулар санын арттырабыз", ди алар.
Чарага Русия рәсми вәкилләрен кабат чакырырга теләүләре Швециядә тәнкыйтькә дә тотылган, дип искәртә ВВС.
Әлегә Русия илчелеге Нобель фондының бу карарына фикер белдермәде.
- Нобель бүләген алучыларны гадәттә октябрь башында игълан итәләр, ә бүләкләр декабрьдә тапшырыла. Алты бүләкнең бишесен – Стокһолмдә бирәләр, бары тик тынычлык бүләге генә Норвегия башкаласы Ослода бирелә.
- 2022 елда Нобель тынычлык бүләген Русиянең "Мемориал" хокук яклау оешмасы, Украинаның "Сивил ирекләр үзәге" һәм беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкий алды. Оешмалар "озак еллар дәвамында хакимиятне тәнкыйтьләү һәм ватандашларның төп хокукларын яклау хокукын алга сөргән", диелде комитет белдерүендә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум