Кайнар хәбәр

Русиядә торакларны дрон һөҗүменнән иминиятләштереп була башлаган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русияләр арасында милкен пилотсыз очкычлар төшү яки һөҗүм итү куркынычыннан иминиятләштерергә теләүчеләр күп диелә. Аеруча украин дроннары һөҗүмнәренә дучар булган төбәкләрдә – илнең көнбатышында урнашкан оешмалар арасында ихтыяҗ нык арткан.

Русиядә торакларны дрон һөҗүменнән иминиятләштерә башлаганнар. Бу хакта берничә иминиятләштерү ширкәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Иминиятләштергәндә моңа охшаш категорияне элегрәк тә сайлап була иде, әмма ул чакта ул чит объектлар, әйтик агачлар яки боз сөңгеләре төшү куркынычы дип күрсәтелде. Хәзер исә дроннар төшү куркынычы аерым куркыныч төре итеп билгеләнгән диелә.

Басма язуынча, русияләр арасында милкен пилотсыз очкычлар төшү яки һөҗүм итү куркынычыннан иминиятләштерергә теләүчеләр күп. Аеруча украин дроннары һөҗүмнәренә дучар булган төбәкләрдә – илнең көнбатышында урнашкан оешмалар арасында ихтыяҗ нык күзәтелә диелә.

30 августка каршы төндә Украина кораллы көчләре сугыш башыннан бирле Русиягә иң көчле дрон һөҗүме ясады. Русиянең җиде төбәгенә һөҗүм булды. Украинаның иң уңышлы һөҗүме Псков һава аланына туры килде. Биредә сивил очкычлардан тыш, 334нче хәрби-транспорт һава полкының Ил-76 очкычлары да урнашкан.

  • Русия төбәкләре һәм аннексияләнгән Кырым соңгы айларда даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренә дучар була. Дроннар берничә мәртәбә Мәскәүнең төрле районнарына һәм хәтта Кремльгә кадәр дә барып җитте. Русия бу һөҗүмнәрдә Украинаны гаепли. Киев рәсми фикер белдерми.
  • ВВС мәгълүматынча, 2023 елда Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга 190лап тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Нигездә алар Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә шулай ук Русия аннексияләгән Кырымда теркәлгән диелә.
  • Шул ук вакытта Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла. Украина хәрби белгече Олег Жданов сүзләренчә, Украина Русиянең Татарстанда дроннар җитештерү ниятен зур игътибар белән күзәтә. Бу Татарстанны Украина һөҗүмнәре өчен кануни һәдәф итә, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG