Башкортстанның Мишкә районы Мишкә авылындагы 2нче мәктәптә яңа уку елында математика һәм рәсем дәресләрен мари телендә укыту кертелгән. Бу хакта җирле медиалар җиткерә. Фәннәрне марича башлангыч сыйныфларда укый башлаганнар. Яңа тәҗрибә әкренләп кертелә: әлегә туган телдә дәреснең берничә минуты гына алып барыла дип искәртелә.
Күпчелек марилар яши торган Мишкә районы үзәгендә күптелле мәктәп ачылачагы турында Башкортстан хакимиятләре ике ел элек белдерде. Шул ук вакытта түрәләр бу белем йортын Мишкә районының Чурай авылындагы мәктәп нигезендә дә ачарга ниятләгән иде.
Анда урыс, мари һәм инглиз телләрендә белем бирү ниятләнде.
Мишкә районы – Уфадан 150 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул Мари Иленнән тыш марилар иң күп яши торган урыннарның берсе. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, район халкының 72 проценты- марилар булган. Мишкә мариларының ата-бабалары бирегә көчләп чукындырудан качарга тырышып күченгән.
Мари авыллары республиканың башка районнарында да бар. Хәзерге вакытта Башкортстанның 103 мәктәбендә 4500 бала мари телен өйрәнә.
- Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла башлаганнан соң, бу тәҗрибәне Башкортстанда да керттеләр. Башкортстанда өч елда күптелле дүрт мәктәп ачылган. Быел исә шундый мәктәпләрне Хәйбулла һәм Учалы районнарында ачарга ниятлиләр, ә Мишкә районындагы һәм Сибайдагы мәктәпләрне күптелле мәктәпкә үзгәртмәкчеләр, дип хәбәр ителгән иде.
- 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле – дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар фикеренчә, Путин тәкъдим иткән бу үзгәреш урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Бу үзгәрешләр активистлар тарафыннан күп тапкыр каты тәнкыйтьләнде.
- 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң булды - прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау Конвенциясе Консультатив Комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтькә тотты. Белгечләр "урыс теленең өстенлеге", "милли азчылыкларның телләренә эффектив ярдәм булмау" турында борчылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум