Белгечләр, бер яктан, республика икътисади элемтәләрне арттыра алачак дип саный. Икенче яктан, бу Татарстанны Мәскәүгә бәйләп кую, колониаль сәясәтне көчәйтү булачак дип исәпли. Шуның өстенә Казанга күрше төбәкләрдән төрле милләт вәкилләре күчеп утыру куркынычы бар.
Белгечләр Казанга кадәр юл хакы 4 мең сум тирәсе булыр дип көтә
8 сентябрьдә М-12 юлының Мәскәүдән Түбән Новогород өлкәсендәге Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше ачылды. Түрәләр инде ел ахырына яңа трасса Казанга кадәр бары җитәчәк дип ышандыра. Киләчәктә М-12 Екатеринбур, ә аннан хәтта Төмән, Владивостокка кадәр сузылыр дип көтелә. Рәсмиләр фикеренчә, бу Русия төбәкләрен бер-берсенә якынайтырга, икътисадны үстерергә ярдәм итәчәк. Татарстан моннан отамы, әллә бу — республиканы сәяси-икътисади яктан Мәскәүгә бәйләп куюмы? Азатлык бу хакта белгечләр белән сөйләште.
Хәзерге вакытта М-7 трассасы аша Мәскәүдән Казанга 12-13 сәгать барырга кирәк. 811 километр озынлыктагы М-12 түләүле машина юлы аша юл вакыты ике тапкырга кыскара — бу бары 6,5 сәгать вакытны алачак. Трассада сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителәчәк.
Түләүле юл булганлыктан юлчыларга һәр юл өлеше өчен түләргә туры киләчәк. Мәскәү-Казан юлының хакы әлегә билгеле түгел. Бүгенгә бер җиңел машинага Мәсәкүдән Арзамаска барып җитү өчен — бу 415 чакрымлык юк — 2821 сум түләргә кирәк. Белгечләр Казанга кадәр юл хакы 4 мең сум тирәсе булыр дип көтә. Ягулык чыгымнарын исәпкә алганда, Мәскәүдән Казанга барыр өчен бер җиңел машинага 8,5 мең сум чыгарып салырга кирәк булачак. Мәсәлән, сентябрь аена һава юллары аша Казан-Мәскәү очкычы билеты 1,6-4 мең сум тирәсе тора. Поезд белән юл хакы 1 257 сумнан башлана. Шуңа да М-12 трассасы бер кеше өчен шактый кыйммәткә төшә, ә менә машинада берничә кеше барса, арзанга да чыга ала.
М-12 трассасы бер кеше өчен шактый кыйммәткә төшә, ә менә машинада берничә кеше барса, арзанга да чыга ала
М-12 юлын 2020 елда төзи башладылар. Русия хакимияте М-12 трассасы төбәкләрне бер-берсенә якынайта алачак дип тәкрарлый. Түрәләр бу проектка акчаны жәлләмәде. Чыгымнар башта 622,8 миллиард сум дип күрсәтелсә, ел башында юл төзүнең бәясе 50 процентка диярлек артып, 911,67 миллиард сумга җитте. Мәскәү-Казан юлы үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган 3,3 километр озынлыктагы күпер бар. Киләчәктә М-12 юлы Екатеринбур, Төмән һәм хәтта Владивостокка кадәр сузыла алачак. Бу юл аша Русиянең Европа өлеше Кытай белән тоташачак дип көтелә.
Яңа юл ачылганнан соң төбәкләр арасында икътисади элемтәләр артыр, эчке туризм чәчәк атар, яңа тораклар төзелер дип көтә түрәләр. Бу үз чиратында төбәкләр арасында миграцияне көчәйтәчәк. Кайда яхшырак түлиләр һәм уңайлы шартлар тәкъдим итәләр — халык та шул якка тартылачак.
Татарстан инвестицияләр агентлыгының элекке җитәкчесе, икътисадчы Линар Якупов республика М-12 трассасыннан отачак дип саный.
М-12не зур казаныш дип саныйм. Кайда гына карасаң да, зур юллар янында яңа икътисади активлык барлыкка килә.
“Татарстан өчен бу — файдалы юл. Бүген республиканың Русиянең Европа өлеше белән бәйләнешен карасаң, М-7 трассасы гына барлыгын күрәсең. Әлеге федераль юлның кайбер урыннары ике полосадан гына тора. Көненә 25-30 мең машина уза, төрле казалар була. Яңа юл иминлек өчен яхшы булачак һәм М-7 трассасын бушатырга ярдәм итәчәк.
Гомумән, безнең продукцияне портларга чыгару, Себергә җибәрү дисеңме — моннан икътисади файда зур булачак. Татарстанда күбрәк чит илгә сата торган тауар җитештерелә. Шуңа да безгә бу трасса кирәк. Гомумән, юллар булмау Русиянең икътисадын тоткарлап торучы сәбәп булып тора. Инвестиция ягыннан да бу зур киртә тудыра иде. Мин М-12не зур казаныш дип саныйм. Кайда гына карасаң да, зур юллар янында яңа икътисади активлык барлыкка килә. Логистика белән беррәттән җитештерү оеша. Бүген йөк машиналар М-7 трассасыннан гына йөри. Ике юл булгач, сәүдә дә артачак. Начар юллар тауарның үз кыйммәтен арттыра иде”, ди ул.
Русия Украинага каршы башлаган сугышына кадәр Татарстан нефть химиясен нигездә Европага саткан булса, хәзер Азиядә яңа базар эзли. Бу юл киләчәктә Кытай базарына араны якынайтачак дип саный Якупов.
Эшчеләрнең дүшәмбе Мәскәүгә китеп, җомга кире Казанга кайту башланачак дип уйламыйм. Һәрхәлдә андый кешеләр күп булмас.
“Без электән Кытай-Русия-Европа юлы кирәк дип сөйләп йөрдек. Хәзер Европага йөрмибез инде. Русиянең Кытай белән элемтәләре, сәүдәсе көннән-көн арта. Казакъстан үз ягыннан бу юлны төзеп бетерде дияргә була.
Хәзер Башкортстан, Оренбур ягы кала. М-12 әлеге логистиканы якынлаштырачак. Бу Кытай һәм Урта Азия базары белән эшләргә мөмкинлек бирәчәк”, ди ул.
Шул ук вакытта М-12 эчке миграцияне арттырмасмы? Линар Якупов куркырлык проблем юк ди.
“Тиз йөрешле тимер юл салынса, бу Казаннан Мәскәүгә зур миграциягә юл ачар иде. М-12 трассасы аша барыбер 6-7 сәгатьлек юл узарга, моның өчен акча түләргә кирәк. Тимер юл аша 12 сәгать барабыз. Очкыч 1,5 сәгать очса да, көтеп торуларны исәпкә алганда озакка китә. Мин эшчеләрнең дүшәмбе Мәскәүгә китеп, җомга кире Казанга кайту башланачак дип уйламыйм. Һәрхәлдә андый кешеләр күп булмас. Бу юл логистика һәм иминлек өчен мөһимрәк”, ди ул.
Шулай да М-12 юлы ачылу белән Татарстанда торакка бәяләр артачак дип саный Казан риелторы Рәмзия Таһирова (үзе соравы белән исеме үзгәртелде).
Мәскәү кешеләре Мәскәүдә тыныч түгел, имин шәһәрдән бер фатир алып куярга кирәк дип Татарстанга килә башлады
“Инде бүгеннән торакка бәяләр арта башлады. Казанга башка шәһәрләрдән, күрше төбәкләрдән кешеләр килә. Әгәр дә ике башкалага тиз барып җитеп була икән, бу бәяләрнең үсүенә китерәчәк. Дөньялар тыныч булса. Соңгы вакытта мәскәүләр Казанда күпләп фатир ала башлады. Сәбәбе — Русия башкаласында көн дә дроннар һөҗүм итүе. Мәскәүләр торак алгач, бәяләр дә күзгә күренеп арта. Алар Мәскәүдә тыныч түгел, имин шәһәрдән бер фатир алып куярга кирәк дип Татарстанга килә башлады”, ди ул.
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, М-12 юлы сәяси максаттан файдаланыла ала. Бу Татарстанны Мәскәүгә бәйләп кую кебек күренә ди ул.
“Сәяси яктан караганда, бу Татарстанны Мәскәү белән тыгызрак бәйләп кую. Икътисади логистика Кытай белән тоташачак. Димәк, Мәскәү дә, Кытай да Татарстанны үз колониясе буларак күрә. Кытай инвесторлары безнең республикага, Чуашстанга күптән үтеп керде. Алар авыл хуҗалыгы, нефть химиясе белән шөгыльләнә. Монда Татарстан ниндидер тукталыш урын булыр дип күздә тотыла.
Шул ук вакытта Татарстан белән Башкортстан арасында яхшы юл юк. Шулай ук туры тимер юл да ясалмаган. Бу — советлар чорыннан бирле махсус эшләнмәгән проект.
Шул ук вакытта Татарстан белән Башкортстан арасында яхшы юл юк. (Екатеринбурга кадәр барачак юл да Дүртөйле шәһәрен генә колачлый. Уфага исә бу урыннан 120 чакрым юл узарга кирәк). Шулай ук туры тимер юл да ясалмаган. Бу — советлар чорыннан бирле махсус эшләнмәгән проект. Сталин, Хрущев, Брежнев вакытында юл салынмады, чөнки ике республика арасындагы икътисади бәйләнешләр сәяси дәрәҗәгә күтәрелер дип курыктылар.
М-12 юлының сәяси яктан файдаланылачагы күренеп тора. Мисал өчен, Кытай Синҗан-уйгыр автоном бүлгесенә, Тибетка сыйфатлы зур тимер юл салды. Ул 4,5 мең метр өскә күтәрелә торган юл. Моның икътисади файдасы әллә ни зур түгел, ләкин Кытай Тибет белән Уйгырстанны сәясәт һәм инфраструктура ягыннан үзенә бәйләп куйды. Басып алган җирлекләрне бер-берсенә бәйләсәләр, аларга китү авыр булачак. Шулай ук бу — гаскәрләрне кертергә кулай юл. Икенче дөнья сугышы вакытында алманнар юл төзегән. Бу танкларны һәм бригадаларны җибәрер өчен эшләнде. Шуңа да М-12 юлының сәяси һәм хәрби сәбәпләре бар”, дип сөйләде ул.
Руслан Айсин миграция мәсьәләсен дә кире какмый. Ул гаиләләрен Казанда калдырып Мәскәүгә йөрүчеләр артыр дип фаразлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум