Бүген, 14 сентябрьдә 84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флёра Сөләйманова вафат булган.
"Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте", - дигән гаиләнең килене Ләбибә ханым "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә. Әлегә аның кайда һәм кайчан җирләнәчәге турында мәгълүмат булмады.
2019 елда Флёра Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә, чәй өстәле артында билгеләп үтте.
Ул чакта филармония мөдире Кадим Нуруллин аның җор теллелегенә ишарәләп: "Флера апабыз, энем, бу юлы утырган килеш үткәрик туган көнне, чөнки аякларның озак басып торасы килми, 85ен бәлкем зур залларда билгеләп үтәрбез, дип әйтте", дигән иде.
Ул алтмыш ел дәверендә барлык җырларын да әнисенә багышлаган. "Репертуарымда күбесе әни турында җырлар булды. "Әниемә" (Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә казакъ җыры) визит карточкама әйләнде. Әнигә әйтеп өлгермәгән сүзләрем, назларым, шушы җырга сыйган", дигән иде.
- Флера Сөләйманова 1939 елның 10 мартында Татарстанның Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туа. Тугызынчы классны тәмамлагач Казанга килеп киез итек комбинатына эшкә урнаша. 1950 ел урталарында М.Горький исемендәге клубның Сара Садыйкова җитәкләгән хорына йөри башлый.
- 1960 елда Казакъстанның Актүбә һәм Алматы дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына кабул ителә. Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульян өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында да берничә ел эшли. Соңрак "Татарстан" радиосына эшкә урнаша. 1971-1991 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли. Соңгы елларда филармония сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы концертларында чыгыш ясый.
- ТАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты. Композитор Әнвәр Бакиров җырлары, "Кыр казлары киткәндә", "Төнбоеклы күл буенда" аудиоҗыентыклары, "Флера Сөләйманова" дигән дискы бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум