Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары бүгенгә 3,9 млрд сумга җиткән.
Бу хакта "эшлекле дүшәмбе"дә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде, дип яза "Реальное время".
Шулай ук ул казанлыларны торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә чакырган.
Татарстанда яшәүчеләр бу хезмәтләр өчен уртача 4214 сум түли.
Узган ел коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде һәм хакимиятләр 2024 елга кадәр хакларны башка арттырмыйбыз дип вәгъдә итте. Шулай да бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмаячак.
1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бәяләр алты процентка артачагы билгеле булды. Сүз торак тарифлары турында бара – моңа торак фонд белән идарә итү, йорт каршындагы җирләрне һәм гомуми куллану урыннарын җыештыру, инженерия челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм капиталь төзекләндерү керә.
- Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар белән бәйле 10 меңнән артык мәҗбүри үтәү (исполнительное производство) эше ачылуы хәбәр ителгән иде.
- 2022 елда, сугыш елы булуга карамастан, Татарстанда халыкның кереме 1,7 процентка артты дип хәбәр итте рәсмиләр. Шул ук вакытта республиканың бары 10 район-шәһәрендә яшәүчеләрнең керемнәре генә уртача хезмәт хакыннан күбрәк булган. Азатлык районнарда уртача хезмәт хакының күпме булуын өйрәнгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум