Башкортстанның Балтач районында яшәүчеләр һуманитар кәрван белән Украинадагы сугышка җибәрү өчен дип җыелган ашлык һәм ит аркасында прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Алар әйтүенчә, җыелган ярдәм район түрәләренең корпоративларыннан соң, җирле "Райпо"ның җыелган бурычларын үтәүгә киткән. Бу хакта "Пруфы" җиткерә.
Балтач фермерлары әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фларит Хәбипов янәсе алардан азык-төлек сораган, Балтач районы сугышка җибәрү өчен һуманитар йөк җыя дигән. Ит һәм ашлык сораган. Фермерлар түрәләргә өч тонналап ашлык һәм берничә түшкә ит җыеп китергән.
Хуҗалыклардан ярдәм җыелганнан соң, бу азык-төлекне "Райпо"га тапшырганнар, ә анда хезмәт хакы бурычларын каплау өчен хезмәткәрләргә бүлеп биргәннәр диелә.
"Пруфы" чыганагы әйтүенчә, алты кешегә акча урынына ашлык биргәннәр. Алар арасында машина йөртүчеләр дә, пешекчеләр һәм бухгалтерлар да бар диелә. Ә хезмәт хакы бурычлары шуның өчен җыелган – янәсе район хакимияте җитәкчеләре "Райпо"ның "Балтач" кафесында "утырып алганнан соң" акча түләмәгән, соңрак хисаплашырбыз дип вәгъдә иткән булган
"Райпо"да эшләүчеләр хезмәт хакларын ашлык белән түләүне расламаган. Балтач районы хакимият башлыгы Илгиз Субушев исә чынлап та ашлык җыелды, һәм ул чынлап та Украинадагы сугышка җибәрелмәде, чөнки ашлыкны мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә тараттык, дип аңлаткан.
- Май уртасында Әлмәттә Украинада сугышучыларга ярдәм өчен дип акча җыйган түрәне тоткарлаганнар иде, ул акчаларны үзенә тоткан дип фаразлана. Әлмәт районы башкарма комитетының икътисад идарәсендәге сәүдә бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Хәбибуллин узган ел җәйдән бирле җирле эшмәкәрләр белән элемтәгә чыгып, аларга Украинадагы сугышта катнашучы Әлмәт хәрбиләре өчен акча тапшырырга тәкъдим иткән. Бу акчаларны ул үзенең картасына күчерттергән диелә. Шулай да акчалар солдатларга барып җитмәгән.
- Быел 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарланды.
- Татарстан хәрбиләре дә берничә мәртәбә һуманитар ярдәмнең килеп җитмәвенә зарланган иде. Әйтик Түбән Камадан мобилизацияләнгән ирләр район башлыгы Рамил Муллинга "Һуманитар ярдәмне җыялар да кебек, әмма безгә килеп җитми. Бер нәрсәсез сугышабыз, хәтта тепловизорлар юк", дип сөйләгән иде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум