Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия хакимиятләре очкычка билет сатып алучы юлчылар турында күбрәк мәгълүмат белергә тели


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер юлчы билетны ничек түләве турындагы (банкның исеме, картасы яки хисабының соңгы дүрт саны) белешмәләрне алмакчылар. Билет сатып алганда кулланылган компьютерның IP-адресын, юлчының һава ширкәте сайтындагы белешмәләрен дә туплаулары бар.

Русия хакимиятләре очкычка билет сатып алучы юлчылар турында күбрәк белешмәләр тупларга тели, дип яза чыганакларына сылтама белән "Известия".

Юлчыларның шәхси белешмәләр автоматлаштырылган үзәкләштерелгән базалары (АЦБПДП) турында сүз бара. Алар Транспорт иминлеген тәэмин итү бердәм дәүләт мәгълүмат системына керә.

Хәзерге вакытта бу системга юлчының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, билет алганда кулланган документының белешмәләре, кайдан кая очуы, кайчан очачагы, җенесе һәм ватандашлыгы, телефон номеры һәм электрон почтасы тапшырыла. Әмма бу белешмәләргә өстәп юлчы билетны ничек түләве турындагы ( банкның исеме, картасы яки хисабының соңгы дүрт саны) мәгълүматны да кертә башларга телиләр дип яза басма.

Шулай ук бу һава ширкәте сайтында юлчының шәхси аккаунты белән бәйле белешмәләр һәм билет сатып алганда кулланылган компьютерның IP-адресы да була ала, дип сөйләгән басмага бер чыганагы. Дәүләт системына багаж, юлчы билетны кайчан алуы, кем белән алуы, броньга үзгәрешләр кертү-кертмәве турындагы мәгълүмат та җыелып барырга мөмкин дигән тагын бер чыганак. Әлегә нинди белешмәләр җыелачагын билгеләгән ахыргы исемлек юк, дип яза басма.

  • Быел март аенда "Медуза" басмасы ФСБ очкычка билетлар эзләүдә ярдәм итүче Aviasales сервисы мөштәриләре турындагы бөтен белешмәләрне алырга тели, дип язган иде.
  • Декабрь ахырында Русия думасы такси хезмәтен сәфәрләр турында мәгълүматларны полициягә тапшырырга мәҗбүр итүче канун кабул иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG