Башкортстанда шәфкать туташларын ихтыяри-мәҗбүри рәвештә бер көнлек хезмәт хакларын Украинадагы сугыш кирәк-яракларына тапшырырга мәҗбүр итәләр.
Бу хакта "Осторожно Media"га Югары Яркәй район үзәк хастаханәсендә эшләүче бер хезмәткәр сөйләгән. Шәфкать туташлары җитәкчеләре исеменә гариза язып, хезмәт хакларыннан акча тотып калуны сорарга тиеш булачак диелә.
Басма искәртүенчә, Югары Яркәй район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташларының уртача хезмәт хакы 23-26 мең сум, димәк сугыш өчен 900 сумга кадәр акча бирергә кирәк булачак.
Әлеге уңайдан MKset басмасы Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтен мөрәҗәгать иткән. Анда әйтүләренчә, якында Илеш районыннан сугышта катнашучылар өчен һуманитар ярдәм җибәрү ниятләнә. "Бу хакта хастаханәдә эшләүчеләргә әйтелде. Бөтен акчалар да - бары тик ихтыяри гына бирелә. Хәйриячелек өчен акча таләп итәргә беркемнең хакы юк. Теләге булган һәркем гариза яза алачак", дип белдергән бу уңайдан Югары Яркәй хастаханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллина. Шулай ук министрлыкта әйтүләренчә, бу хакта медицина хезмәткәрләренә кичә - 25 сентябрьдә генә хәбәр иткәннәр.
Бу Башкортстанда мондый беренче очрак кына түгел. Узган елның маенда Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен хезмәт хакының бер өлешен Украинаның Луһански өлкәсендәге Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр иттеләр. Әлеге карарны Башкортстан башлыгы хакимияте кабул иткән диелде.
Ул чакта акчаны хастаханәләрдә эшләүче барлык хезмәткәрләрдән дә таләп иткәннәр иде. Җыештыручылар 200 сум, урта медицина хезмәткәрләре 500, табиблар 1 мең сум түләргә мәҗбүр булган.
Ул чакта Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлары да бу эшнең баруын раслады. Алар арасында моның белән риза булмаучылар шактый иде, әмма журналистлар белән аралашканда алар исемнәрен атаумауны сорады. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар.
- Башкортстанда балаларның мәктәп ярминкәсендә җыйган акчаларын да сугышка җибәрәләр. Кырмыскалы мәктәбендә үткән ярминкәдә камыр ризыклары сатканнар, килгән акчаларга сыйныфларга җиһазлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Әмма мәктәп ярминкәсе кеременең 120 мең сумын Украинада сугышучы хәрбиләргә киткән.
- Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум