Башкортстанның Салават районы Яхъя авылында яшәүчеләр авылда вак таш карьерында казу эшләре алып барылуга каршылык йөзеннән Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать видеосы яздырган.
Авыл халкы фикеренчә, торак йортлар янында казу эшләре алып бару аларны көтүлекләрдән һәм судан мәхрүм итәчәк, мәктәптә укучы һәм бакчага йөрүче балаларның иминлегенә куркыныч тудырачак, диелә видеода.
Карьерда казу эшләре 2007-2015 елларда барган, соңрак ташлаганнар. Авылда мәктәп, соңрак балалар бакчасы төзелгән. Авыл киңәйгән һәм аның чикләре карьерга бик якын килеп җиткән. Яхъя кешеләре әйтүенчә, быел 28 июньдә "Малаяз вак таш заводы" авыл кешеләре белән киңәшми генә Яхъядагы карьерда эшне торгызган. 21 июльдә үткән халык җыенында кешеләр бу эшләргә каршы булуларын белдергән. Карьер Янгантау геопаркы биләмәсендә, ә бердәнбер юл - Ишембай-Малаяз юлы казу эшләре бара торган урын аша үтә, дип сөйли алар.
Башкортстан Экологлар берлеге рәисе "Аспекты" басмасына бу уңайдан үз фикерен җиткергән.
"Күрәсең, район халкы бу проблемны Башкортстан җитәкчелеге хәл итәчәгенә инде өметләнми һәм Мәскәүгә мөрәҗәгать итәдер", дигән ул.
Русия тикшерү комитетында белдерүләренчә, хәзер Башкортстан тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать уңаеннан тикшерү башлаган.
- Соңгы вакытта Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырылды.
- 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
- Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
- Халык җыены оештырган кешеләрне полиция тикшерә башлавы хәбәр ителде.
- Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында яшәүчеләр дә 1 июльдә халык җыены уздырырга теләп, Таналык җирлеге башлыгына гариза тапшырган иде. Подольскида яшәүчеләр файдалы казылмалар чыгарганнан соң туган җиребездән китәргә мәҗбүр калырбыз дип борчылды. Тик хакимиятләр аларга моның өчен рөхсәт бирмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум