Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда алтын чыгаруга каршы халык җыены оештыручыларны полиция тикшерә


28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды
28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды

Баймак экоактивисты Илдар Йомаголов видео чыгарды, ул үзенә полициянең “административ хокук бозу билгеләре табылу” турында рапорт төзүен җиткерде. Йомаголов үзен һәм тагын бер активистны – Рәшидә Фәйзуллинаны ( ул Ишморза авылында үткән җыенда рәис булган) “башбаштаклыкта гаепләүләрен” сөйли.

Быел язын Башкортстанның Баймак районында канунсыз алтын чыгаруга каршы халык җыены оештырган кешеләрне полиция тикшерә башлаган.

Апрельдә һәм майда шундый берничә киңкүләм каршылык чарасы үткән иде.

28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.

Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.

Шушы көннәрдә Баймак экоактивисты Илдар Йомаголов видео чыгарды, ул үзенә полициянең "административ хокук бозу билгеләре табылу" турында рапорт төзүен җиткерде. Йомаголов үзен һәм тагын бер активистны – Рәшидә Фәйзуллинаны ( ул Ишморза авылында үткән җыенда рәис булган) "башбаштаклыкта гаепләүләрен" сөйли. Йомаголов чарада рәис урынбасары булган.

Йомаголов әйтүенчә, рапортта: "Баймак районының Ишморза авылында канунсыз рәвештә җирлек башлыгы һәм депутатлар сайлап куелган. Шул рәвешле Йомагулов һәм Фәйзуллина гамәлләрендә административ хокук бозу билгеләре карала", диелгән.

Искәртик, Ишморза һәм Темәс авылларында үткән җыеннарда, килгән кешеләр җирле авыл советы депутатларын һәм җирлек башлыкларын вәкаләтләреннән мәхрүм итте, аларны "туфракны канунсыз эшкәртүгә берничек тә комачауламадылар, пассив булдылар" дип гаепләде. Халык җыенында катнашучылар ачык тавыш бирү оештырып, аларның урынына үз намзәтләрен тәкъдим итте һәм сайлап куйды.

"Бу җыенда кешеләр Конституциядә язылган хокукларыннан һәм җирле үзидарә турындагы кануннан файдаланды. Алар ачык тавыш бирү ярдәмендә теләк белдереп, авыл җирлеге башлыкларын һәм депутатларны яңадан сайлады. Мин дә, Рәшидә Фәйзуллина да, җыенда катнашкан башка кешеләр дә бернинди канун да бозмады", ди Йомаголов.

Видео ахырында ул әлеге маддә нигезендә үзенә штраф салсалар, аны мәхкәмәгә шикаять итәчәген әйтә.

"Башбаштаклык" маддәсенә ярашлы кешегә кисәтү бирәләр яки 100-300 сум штраф салу каралган.

Шулай ук элегрәк Баймак районы полициясенең Темәс авылындагы җыенда төп чыгыш ясаучыларның берсе Илсур Ирназаров йортына килүе билгеле булган иде. Полиция җыен турында аңлатма сораган, ләкин Ирназаров җавап бирүдән баш тарткан. Аны "Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар" турындагы канунны бозу-бозмауда тикшерәләр.

Шулай ук бу атна башында КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе бу протест чаралары "аерым борчу" тудыруын белдерде. Бу белдерүнең авторлары протест белдерүчеләр белән "чит илдә яшеренүче сатлыкҗаннар идарә итәргә тырыша" дип саный. КПРФ бүлекчәсе "дәүләткә һәм халыкка каршы булган теләсә нинди провокацион гамәлләрне хөкем итүен", аларда фирканең кайбер вәкилләре – Урал Сәгыйтов, Анастасия Сәлимова, Рәис Хафизов, Илдар Йомаголов һәм башкаларның катнашуын хупламауны белдерде.

Җәмәгатьчелек моны быел 10 сентябрьдә Башкортстан Дәүләт җыенында узасы сайлаулар белән бәйли: КПРФның республикадагы җитәкчеләре башкортстан парламентында урын алу өчен тырыша дип саный.

  • Башкортстанда яшәүчеләр инде берничә ел дәвамында үз районнарында канунсыз алтын чыгарылуга зарлана. Бу уңайдан митинглар, флешмоблар һәм башка төрле каршылык чаралары үткәрә.
  • Быел апрель ахырында Баймак районы Ишморза авылында узган җыега 1 меңнән артык кеше килгән иде. Нәтиҗәдә алтын чыгаручы ширкәтнең лицензиясе алынган.
  • Былтыр апрельдә Баймак районындагы Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены узды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты. Алтын чыгаручыларның авылны сусыз калдыруы әйтелде.
  • Баймакта яшәүчеләр бу уңайдан федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, республика башлыгы Радий Хәбировка зарланудан бер файда да булмады, киресенчә, алтын чыгаручылар тагын да күбрәк килде, диде.
  • Башкортстан тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерде.
  • Ике җинаять эше ачылуы билгеле булды, әмма тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр ителмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG