Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда халык бердәмлеге: хакимияткә булган ачуны чыгару


Темәстә халык җыены
Темәстә халык җыены

20 май Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында Ирәндек тавы сыртында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен узды. Ул район хакимияте белән алдан килештерелде. Хакимият чара уздыру өчен клуб та тәкъдим итте, әмма килгән халык анда гына сыймады. Оештыручылар фикеренчә, чарада 4-7 мең кеше катнашкан. Башкортстанның дәүләт медиасы исә аны якынча бер мең дип язды.

Ирәндек - Башкортстанның көнчыгышы һәм көньяк-көнчыгышында урнашкан тау сырты. Сыртның озынлыгы 135 километр. Иң бик ноктасы - Караташмас тавы (987 м). Сырт Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнарына сузылган.


Хакимиятләр башта моны җыелыш дип теркибез дигән иде, халык исеменнән йөрүчеләр "без рөхсәтне җыен өчен алдык" дип баш бирмәде. Җирле үзидарә кануннарына ярашлы, җыенда кабул ителгән карарлар муниципаль берлек җирлегендә мотлак үтәлергә тиеш.

Чарага хакимият вәкилләре дә килде. Шул исәптән республика вице-премьеры Азамат Габдрахманов, Баймак районы башлыгы Фәнис Әминов, Башкортстанның экология министры Нияз Фазылов та бар иде.

Район башлыгы һәм башка түрәләр алтын чыгаручы ширкәтләр канун нигезендә эшли дип тәкрарлады. Шул ук вакытта авыл кешеләре "җирләрне актарып бетерделәр" дип чыгыш ясады.

Экология министры, лицензия бары тик фәнни максатлардан гына бирелде, туфрак үрнәкләре алыначак һәм тирән булмаган чокырлар казылачак, диде.

Азамат Габрахманов Темәстә чыгыш ясарга теләгәндә халык аңа "Кит!" дип кычкырды. Бераздан барыбер ул сүзен әйтә алды. Аның сөйләвенчә, файдалы казылмаларны файдалану комиссиясе Роснедра федераль хезмәтенә Баймак районында җир казылмаларын эзләү һәм табу белән шөгыльләнүче "Алтын Юл" ширкәтенең лицензиясен алу соравы белән мөрәҗәгать итәчәк.

Темәс халкы Ирәндек тавын саклап калу өчен көрәшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00

Җыенда катншаучылар Ирәндек сыртына тыюлык статусы бирү тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдимне инициатив төркем хакимиятләргә җиткерәчәк.

Башкортстанда Ирәндек тавы төбәгендә алтын чыгаручыларга каршы көрәшне "Куштау 2" дип атаучылар да бар. Куштау тавы сода җитештерүче ширкәткә тапшырылуы билгеле булгач, халык дәррәү кубып аны яклауга күтәрелде. Нәтиҗәдә тау саклап калынды.

Җыен хакимиятләр белән килештерелгән булуга карамастан, Башкортстанның дәүләт медиасында әлеге чарага каршы фикерләр бирелде. Актер Хөрмәтулла Үтәшев, сценарист Зөһрә Буракаева, Украинага каршы сугышучы имам Хәмзә Хафизов, язучы Миләүшә Каһарманова һәм башкалар мондый җыеннар Русияне эчтән таркату өчен читләр тарафыннан оештырыла дип белдерде.

Элек Башкортстанда яшәгән сәясәт белгече Аббас Галләмов моны кешенең хакимияткә карата җыелган ачуны чыгару дип бәяли.

"Кешеләр ил һәм гомумән республикадагы хәлләрдән канәгать түгел, ә монда кануни рәвештә җитәкчелеккә шул канәгатьсезлегеңне белдерү мөмкинлеге туды. "Махсус хәрби операция"не (Украинадагы сугыш – ред.) тәнкыйтьләп сүз әйтү куркыныч, ә менә Куштаудагы хәлдән соң "үз туган ягыңның табигатен олихарлардан саклау" куркыныч түгел. Узганында протестка чыгучыларга Путин (Русия президенты Владимир Путин) һәм Хәбиров (Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров) яклау белдергәч, бу өлкәдә репрессияләрдән курыкмасаң да була дип саныйлар. Бу хәзер ризасызлык белдерүнең мөмкин булган ачык формасы", ди Галләмов халыкның шулай күп килүен аңлатып.

Сәясәт белгече Андрей Потылицын өч кеше бергә җыелырга курыккан хәзерге заманда шулкадәр кешенең килүен феномен дип саный.

"Димәк халыкны шул дәрәҗәгә китереп җиткергәннәр. Халык шәхсән Хәбиров һәм аның командасына ышанмавын күрсәтте. Башкортстан вице-премьеры Азамат Габдрахмановка чыгыш ясарга ирек бирми тору моның ачык мисалы", ди ул.

Потылицын әйтүенчә, киләчктә хакимият элекке кебек үз яраннары авызыннан протестка чыгучыларны һәм аларның лидерларын каралта башлаячак. Террорчылык, экстремизм һәм башка гөнаһларда гаепләячәкләр.

"Халык инде хакимиятнең әхлакый тирән тәгәрәгәнен аңлый. Аларның күңелләрендә бернинди дә мәрхәмәтлек калмаганын белә. Шуңа халыктан аңлауга өмет итәргә кирәкми", ди Потылицын үзенең "Открытая Политика" каналында.

Чит илләрдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзасы, Башкортстаннан Германиягә күчкән Илшат Киньябаев бу соңгы вакытта Русиядә иң күп халык җыелган чара булды ди. Аның сүзләренчә, якын көннәрдә генә башкорт активисты Рамилә Сәитова тоткарлануга карамастан, халык курыкмаган.

"Хәтта Мәскәүдә дә чараларга йөзләрчә генә кеше чыга иде, ә монда бер авылда меңнәрчә кеше җыелды. Мин моны башкорт рухы белән бәйлим. Бу безнең киләчәктә республика бәйсезлегенә өмет уята. Кешеләр үзләренең кол хәлендә булуын белә. Шул ук вакытта, бер яктан Мәскәү республиканы талаганны белсәләр дә, икенче яктан алар Мәскәү сәясәтен хуплый", ди Киньябаев.

Халык җыенында да сугыштан кайткан бер егет "каһарман" дип тәкъдим ителде.

Киньябулатов әйтүенчә, Башкортстан хакимияте элек мондый протест чараларын тыярга яки булдырмау өчен төрле юллар кулланырга тырышса һәм шул максаттан лидерлар турында медиада шакшы язмалар чыгарса да, соңрак бу мәгънәсез икәнне аңлады.

Җыен чагыштырмача тыныч узуга карамастан, әлеге чараны оештыручыларның һәм анда төп чыгыш ясаучыларның берсе Илсур Ирназаров йортына 23 майда полиция килгән. Бу хакта ул Вконтактеда хәбәр итте. Полиция җыен турында аңлатма сораган, ләкин Ирназаров җавап бирүдән баш тарткан.

Җыен шимбә көнне генә узуга карамастан, инде нәтиҗәләре дә күренә башлады. Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортстанда табигатьне саклау кануннары бозылуы турында үзенә җибәрелгән видеога бәйле җинаять эше кузгатырга кушты. Социаль челтәрдә урын алган бу видеода Ирәндек тауларында алтын һәм башка файдалы казылмалар алу өчен, хосусый ширкәтләргә, шул исәптән чит ил ширкәтләренә лицензияләр бирү турында, алтын казу оешмаларының үз эшчәнлекләрен әйләнә-тирә мохит кануннарын бозу белән алып барылуы, бу үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын юк итүгә китерүе әйтелә.

Бастрыкин Башкортстан тикшерү комитеты башлыгы Владимир Архангельскийга җинаять эше кузгатырга һәм тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре турында хисап бирергә кушты.

  • Башкортстанда яшәүчеләр инде берничә ел дәвамында үз районнарында канунсыз алтын чыгарылуга зарлана. Бу уңайдан митинглар, флешмоблар һәм башка төрле каршылык чаралары үткәрә.
  • Быел апрель ахырында Баймак районы Ишморза авылында узган җыега 1 меңнән артык кеше килгән иде. Нәтиҗәдә алтын чыгаручы ширкәтнең лицензиясе алынган.
  • Былтыр апрельдә Баймак районындагы Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены узды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты. Алтын чыгаручыларның авылны сусыз калдыруы әйтелде.
  • Баймакта яшәүчеләр бу уңайдан федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, республика башлыгы Радий Хәбировка зарланудан бер файда да булмады, киресенчә, алтын чыгаручылар тагын да күбрәк килде, диде.
  • Башкортстан тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерде.
  • Ике җинаять эше ачылуы билгеле булды, әмма тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр ителмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG