Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт шурасы "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга" өндәүче канун өлгесе әзерләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Анда хәрби бурычны намус белән үтәргә, дәүләт символларына һәм конституцияләренә, дәүләт хезмәтенә хөрмәт итәргә чакырулар бар.

Татарстан депутатлары "Татарстан гражданнарын патриотик тәрбияләү турында" канун өлгесе әзерләгән. Ул республикада ватанпәрвәрлек тәрбиясе юнәлешендә уртак алымнар билгеләргә ярдәм итәчәк, диелә.

Канун өлгесен язуда Дәүләт шурасының 13 депутаты катнашкан. Алар арасында Татарстан президенты каршындагы туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, парламентның мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов бар. Канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән әзерләнгән.

Канун өлгесендә 7 төп бурыч куелган. Анда Русия һәм Татарстан конституцияләрен хөрмәт итүне тәрбияләү күздә тотыла. Шулай ук халыкта "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга әзер булу", "хәрби бурычны намус белән үтәү" хисен булдырырга телиләр. Русия һәм Татарстан дәүләт символларына горурлык хисе сеңдерү, дәүләт хезмәте абруен арттыру, армиядә хезмәт итүгә әзерлекне камилләштерү эше алып барылачак. Канун өлгесендә "гаилә институтын ныгыту" һәм "традицион кыйммәтләрне саклау", экстремизмга каршы тору турында әйтелә.

Патриотик тәрбия чаралары хакимият, җирле үзидарәләр, иҗтмигаый оешмалар һәм дәүләт медиасы аша алып барылыр дип көтелә. Дәүләт "абруйлы, патриотик, гражданлык һәм хезмәт бурычына тугры калган үрнәк гражданнар" ярдәмендә дә патриотик сәясәтне үткәрәчәк.

Канун өлгесендә яшь буын вәкилләренә аерым игътибар бирелгән. Алга таба Татарстан рәсмиләре балаларны һәм яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү һәм "Ватанга хезмәт итүгә мотивацияне арттыру" максатыннан дәүләт програмы кабул итәргә тели. Белем бирү йортларында "сугыш һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар" белән хезмәттәшлекне көчәйтергә җыена. Шулай ук мәктәпләрдә хәрби хезмәткә әзерлеккә өйрәтә башлау һәм хәрби спорт төрләрен пропагандау белән шөгыльләнә башлаячаклар.

Патриотик тәрбия сәясәте үтәлешен күзәтеп бару өчен махсус координацион шура булдыру каралган.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак. Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә. Шулай ук "Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте", дип язылган.
  • Мәгариф белгече Марат Лотфуллин фикеренчә, бүген мәктәпләрдә солдат әзерләүгә юнәлтелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG