Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында пенсионерларга куллану вакыты чыга торган тауарны бушлай тарату тәкъдимен хупладылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгечләре пенсионерларга ярдәм ысулы тәкъдим иткән иде. Алар фикеренчә, кибетләрдә куллану вакыты чыга торган бушлай тауар урнаштырылган махсус киштәләр кирәк. Бу пенсионерларга яхшы ярдәм булачак, чөнки пенсиянең зур өлеше азык-төлеккә китә ди алар.

Русия думасында пенсионерларга кибетләрдә куллану вакыты чыгып баручы тауарны бушлай бирү тәкъдимен хупладылар. Моның өчен сәүдә үзәкләрендә аерым киштәләр булдырмакчылар.

Әлеге фикерне "Москва" шәһәр яңалыклары агентлыгы белән әңгәмәдә Думаның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова ("Гадел Русия") әйткән. Аның сүзләренчә, бу тәрҗибә башка илләрдә дә кулланыла. "Ул пенсионерларга гына түгел, социаль яктан якланмаган башка категориядәге кешеләргә дә ярдәм була ала", дигән ул.

Депутат фикеренчә, эшмәкәрләр бушлай тауар урнашкан социаль киштәләр булдырсын өчен дәүләтнең дә ярдәме кирәк. "Бәлки салым ташламасы", дигән ул.

Пенсионерларга бушлай тауар бирүне хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгечләре Александр Сафронов һәм Дарья Некипелова тәкъдим иткән иде. Алар фикеренчә, кибетләрдә куллану вакыты чыга торган бушлай тауар урнаштырылган махсус киштәләр кирәк. Бу пенсионерларга яхшы ярдәм булачак, чөнки пенсиянең зур өлеше азык-төлеккә китә ди белгечләр.

  • Русия социаль фондының 2023 елның 1 гыйнварына биргән белешмәләреннән күренгәнчә, илдә 41,78 миллион пенсионер яши. Аларның саны бер ел эчендә 232 мең кешегә кимегән.
  • Быел февральдә Русия думасында халыкка пенсия акчасын артуын көтмәскә киңәш иттеләр. Моны Русиядә пенсионерлар санының былтыр 232 мең кешегә кимүе – пенсияләрнең артуына китермәячәк, чөнки лаеклы ялга китүчеләр һәм илнең яңа төбәкләрендә (Украинадан басып алынган Луһански, Донецки "халык республикалары", Запорожье һәм Херсон) яшәүчеләр өчен өчен бюджетта акчалар инде салынган, дип аңлаттылар.
  • Русияләр арасында 60 яшьтән өлкәнрәк булучылар төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчалары җитмәүне сөйли. Өлкәннәрнең 27 проценты ризык, өс һәм аяк киемнәре алырга мөмкинлегебез юк дигән.
  • Казанда яшәүчеләр хәзерге вакытта 47,1 мең сумны лаеклы пенсия дип саный. Шул ук вакытта Русиядә уртача пенсияләрнең күләме 18,5 мең сумны тәшкил итә. Бу Казан халкы теләгәннән уртача 2,5 тапкырга әзрәк. Уфада яшәүчеләргә лаеклы тормыш өчен 45900 сум пенсия кирәк.
  • Азатлыкка әңгәмәсендә Татарстан пенсионеры Гөлнирә Сәгыйтова пенсиясенең яртысы фатир түләүләренә китүен сөйләгән иде. "Әле бит дарулар да аласы бар. Ярый балалар ярдәм итә, үзем генә күтәрә алмас идем", диде ул.
  • Башкортстан пенсионерлары да пенсияләренең күп өлеше коммуналь хземәтләр өчен түләүгә китә ди. Рәшидә Галиева Азатлыкка 14 мең сум пенсия алуын, әмма шуның да 10 мең сумын җылылык өчен түләвен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG