Сембернең 64нче мәктәбендә өч укучы мәктәпнең икенче каттагы тәрәзәсеннән сикергән. Бу хакта Baza һәм SHOT Telegram-каналлары җиткерә.
Baza мәгълүматынча, балалар сигнализациядән курыккан. Мәктәптә янгын кисәтүе электр энергиясендәге төзексезлекләр сәбәпле эшләп киткән дип фаразлана. "Мәктәптә паника башланган, кайбер укучылар тәрәзәгә сикергән. Нәтиҗәдә укучы кыз аягын сындырган, бер малайның үкчәсе сынган, өченче укучыга бәрелүләр диагнозы куелган.
SHOT язуынча, тәрәзәдән сикерүчеләр бишенче сыйныфта укый. Канал чыгарган видеода әлеге хәлдән соңгы мизгелләр төшерелгән. "Алар террорчылар дип уйлады һәм сикерә башлады", дип сөйли видео артындагы тавыш.
- Быел 11 сентябрь көнне Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән иде.
- 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
- Бу вакыйгадан соң Татарстан мәктәпләрендә иминлек мәсьәләсе зур сораулар уятты. Түрәләр киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен чаралар күрергә вәгъдә итте.
- 2022 елда Татарстан мәктәпләрдә иминлекне көчәйтү өчен акча эзләүгә кереште. Ул вакытта республикадагы белем йортларының 32 проценты гына хосусый саклау оешмалары (ЧОП) белән саклануы билгеле булды.
- Казан мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын иминлек чаралары белән тәэмин итү өчен 144 млн сум кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум